Башкортстанда өч кешенең гомерен өзгән егет Украинадагы сугышка киткән һәм яраланып авылына кайткан

Иллюстратив фото

Аны әле быел гына 20 елга утыртып куйган булганнар.

2023 елның февралендә Башкортстанның Миякә районы, Кыргыз-Миякә авылында фаҗига була: 22 яшьлек егет элек йөргән 16 яшьлек кызын һәм аның 20 яшьлек яңа егетен үтерә. Ә соңрак Чишмә – Кыргыз-Миякә юлында ул машинада килеш үзенә кул салмакчы була һәм каршыга килүче машина ягына чыгып, юл һәлакәте ясый. Бу һәлакәттә 61 яшьлек машина йөртүче үлә, егет үзе исән кала.

Быел март аенда аны 20 елга утыртып куялар. Мәхкәмәдә исә гаепләүче - республика прокуроры Игорь Патюшин үзе була.

"MKset" журналистлары ачыклавынча, үтерүче колониядән ихтыяри буларак Украинадагы сугышка киткән. Анда яраланган, комиссия сәламәтлеген хәрби хезмәткә яраксыз дип тапкан һәм ул өенә кайткан.

Кыргыз-Миякәдә яшәүчеләр әйтүенчә, хәзер ул авылда яши, төрле күңел ачу чараларына бара, яшьләрнең аннан куркуы искәртелә.

  • Русия колонияләреннән тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә "Вагнер" хосусый хәрби шикркәтенә нигез салган Евгений Пригожин җибәрә башлаган иде. 2023 елның февраленнән башлап тоткыннарны фронтка җибәрү белән Русия саклану министрлыгы шөгыльләнә.
  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Русия хәрбиләре Украинадагы сугыштан кайткач, 2,5 ел эчендә кимендә 242 кешене үтергән. Күпчелек җинаятьләрне көнкүреш сәбәпләр аркасында яки исерткеч эчемлекләр эчкәндә кылганнар.
  • Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
  • Күптән түгел Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәде табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны шикләнәләр.
  • 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
  • Социолог Искәндәр Ясәвиев сүзләренчә, сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек арта.

🛑 Азатлык Радиосы сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!