Бүген, 19 ноябрьдә Уфадагы мәхкәмә Башкортстанның "Пруфы" бәйсез басмасын киңкүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалануда гаепле дип тапкан (Русия Административ хокук бозулар кодексының 13.15 маддәсе). Бу хакта "Башинформ" дәүләт мәгълүмати агентлыгы җиткерә.
Июльдә басма "Баш мөфтинең күлләре, халыкның зарлары, Хәбиров "милләтчеләре". Башкортстанда ниләр майтарыла?" дигән башисем белән вакыйгаларга күзәтү чыгарган булган. Хәзерге вакытта язма "Пруфы" сайтыннан сөртелгән, әмма "Дзен"да калган.
Мәхкәмә кайсы мәгълүматны ялган дип тапкандыр — монысын "Башинформ" әйтми. Бу язмада "Пруфы" чыганагына сылтанып, Башкортстан хакимиятләре гыйнвар аендагы кебек каршылык чаралары чыгарып, аларны бастырмакчы була, бу — 2024 елның сентябрендәге сайлаулар алдыннан республика башлыгы Радий Хәбировның тоткан урынын ныгыту өчен эшләнә диелгән.
"Пруфы" нәшере Рәүфә Рәхимова басма өстеннән Роскомнадзорга әләкне июль аенда Хәбиров хакимияте башлыгы Максим Забелин язуын сөйләде. Аның фикеренчә, Башкортстан хакимиятләренең максаты - "Пруфы"ны лицензиясеннән мәхрүм итү.
Рәхимованың үзенә быел октябрь башына Русия гаскәрен "кимсетү"дә гаепләп 30 мең сум штраф салганнар иде.
Күптән түгел Башкортстанның БСТ дәүләт телеканалы бәйсез медианы һәм Telegram-каналларны Башкортстандагы вазгыятьне тотрыксызландырырга омтылуда гаепләп материал чыгарды. Үзенең яңа сюжетында канал "дус булмаган чыганаклар" республика башлыгы Радий Хәбировның якында вазифасыннан китәчәге турындагы ялган хәбәрләр тарата, дип белдерә.
БСТ сюжетында Радий Хәбировның китәчәге турында беренче булып "Пруфы" басмасы язуы әйтелә. Басманың хуҗасы Рәүфә Рәхимованы аерым телгә алып, алып баручы "аның мәгълүмат чарасы һәрвакыт хакимияткә каршы, тикшерелмәгән һәм уйлап чыгарылган гына түгел, ялган мәгълүмат та тарата. Дәүләткә каршы мондый эшчәнлек федераль дәрәҗәдә дә сизелми калмады: күптән түгел мәхкәмә Рәүфә Рәхимованы ил гаскәрен "кимсетү"дә гаепле дип тапты, 30 мең сум штраф салды", ди. Рәүфә Рәхимова үзе исә әлеге хәлне аңа карата "сәяси заказ" дип атаган иде.
- Соңгы вакытларда Башкортстанда бәйсез басмаларга басым күзәтелә.
- Октябрь уртасында Уфада "Аспекты" басмасы редакциясез калды. Басма журналистларын эш студияләреннән куып чыгардылар. Басманың баш мөхәррире Рәзиф Абдуллин вазифасыннан китүен белдерде.
- "Басым ясау сәбәпләренең берсе — илдә вазгыять үзгәрүе", дип аңлаткан иде Азатлык радиосына "Аспекты"га нигез салучы, "Эхо Москвы"ның Уфадагы бүлегенең элекке шеф-мөхәррире, хәзерге вакытта чит илдә яшәүче Руслан Вәлиев.
- "Бүген 2022 елның март-апрель айларындагы хәлләрдән аерыла. Вакыйгалар шул кадәр тирәнгә керде ки, альтернатив фикерләрне түзеп тыңлап тору мөмкин булмый башлады. Шуңа да безгә һәм "Пруфы"га басым башланды. Моңа Баймак вакыйгалары һәм сайлаулар сәбәп булды. Мин бу сайлауда (Радий Хәбировның Башкортстан башлыгы сайлануы - ред.) хәрәмләштеләр дип саныйм. Безнең фикерләр алар өчен ачуны чыгаручы бер элемент булды", дип сөйләде ул.
- Башкортстанда журналистларга һәм медиага хакимияттән басым булуы очраклары турында моңарчы да хәбәрләр булды.
- Әйтик быел августта Башкортстан башлыгын тәнкыйтьләгән журналист үзенә янауларына зарланды. Әбҗәлил районының "Оскон" газетында элек мөхәррир булып эшләгән Гадел Ишморатов соңрак бу сүзләрен кире алды, янаучылар булмады дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!