Башкортстанда муниципалитетларның социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрендә һәм җирле халык аралашсын өчен ясалган төркемнәрдә киңкүләм чараларда катнашмау турында кисәтә торган постлар чыккан.
Мәсәлән, митингларга каршы видеоны Агыйдел шәһәре хакимияте чыгарган. Видеога фикер калдыручылар нинди протест чаралары турында сүз баруын аңламый, дип яза "Однажды в Башкирии | Уфа" Telegram-каналы.
Бу постларга эчке эшләр министрлыгының ролигы куелган. Анда Навальныйның Путин сарае турындагы тикшеренүе чыкканннан соң Русиядә узган протестлардан кадрлар урын алган, дип җиткерә SOTA.
"Аспекты" басмасы искәртүенчә, киңкүләм чараларны уздыру АКШ һәм Европадагы кебек үк, хакимият оешмалары белән килештерелергә тиеш дип кисәтелә. "Сорау: безнең барыбызны да нәрсәгә әзерлиләр?", дип яза басма хәбәрендә.
Бу кисәтү чыкканнан соң Башкортстан Telegram-каналлары республика башлыгы Радий Хәбировның тиздән вазифасыннан китәргә мөмкин булуы турында яза башлады.
- Быел гыйнвар аенда Башкортстанда зур протест чаралары үтте. Радий Хәбиров әләге аркасында дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителгән башкорт актвисты Фаил Алсыновны хуплап меңләгән кеше аңа хөкем карары чыгарган мәхкәмә бинасы янына җыелды.
- Утырыш башланганчы ук Баймакта хакимиятләр басым ясау чараларын хәл итте. Әйтик, Баймак районы мәхкәмә бинасыннан берничә чакрым тирәлектә тулысынча диярлек интернетны томаладылар.
- Шәһәргә машиналарны кертмәделәр. Шуңа карамастан кешеләр машиналарын юлда, ишек алларында калдырып, мәхкәмә бинасы янына җәяү килде. Мәхкәмә бинасы янына меңләгән кешенең җыелды. Алар "Азатлык" дип кычкырды.
- Соңрак җыелучылар белән куәт оешмалары вәкилләре арасында бәрелеш башланды. Куәт оешмалары вәкилләре халыкны куып таратырга тырышты, таяклар, күз яше чыгара торган газ кулланды. Вакыйгалар урынында булучылар куәт оешмалары вәкилләре ирләрне аяусыз кыйный дип сөйләде. "Күсәкләр белән кешеләрнең башларына, аркаларына сугалар, кемнеңдер күзен дә чыгарган диделәр. Моңа җавап итеп халык төркеме кар ата", дип аңлатылды. Яраланучылар булды.
- Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
- Азатлык Радиосы Баймактагы каршылык чарасы турында 2010-2014 елларда Башкортстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, сәясәт белгече Аббас Галләмов белән сөйләште.
- "Алга таба Хәбировның язмышы бу протестлар ничек үсеш алуына бәйле булачак. Каршылык чаралары дәвам итсә, Хәбировны башка кешегә алыштырулары бик ихтимал. Протестлар көчәерме — хәзерге вакытта әйтеп булмый. Киләчәктә, әлбәттә, көчәячәк. Һәрбер протест дулкын белән бара. Бәлки киләсе күтәрелеш бер айдан, яки бер елдан булыр", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!