Башкортстанда сугышка җибәрергә кеше табучыларга 50 мең сум түләргә вәгъдә итәләр

Русия гаскәре хәрбиләре. Иллюстратив фото

Сугышка баручы да, аны тапкан кеше дә Башкортстан гына түгел, башка төбәктән булса да ярый.

Башкортстанда, ДОСААФ тәкъдим иткән "Рекрут" проекты нигезендә, Украинадагы сугышка җибәрерлек кеше табып китерүчеләргә 50 мең сум акча түләргә вәгъдә итәләр. Бу хакта ДОСААФның Башкортстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Игорь Нурмөхәммәтов әйтте, дип җиткерә "Коммерсантъ". Бу акчаларны 1 августтан башлап бирә башлаганнар.

Сугышка җибәрүчеләр — әти-әниләре дә, туганнары да, хәрби хезмәттәшләре, танышлары да, башка затлар да булырга мөмкин, иң мөһиме — кимендә 18 яшьләрендә булырга тиешләр. Шул ук вакытта сугышка баручы да, аны табып китергән кеше дә Башкортстан гына түгел, башка төбәктән булса да ярый.

Башкортстаннан тыш, Русиянең кимендә тагын тугыз төбәгендә хакимиятләр Украинадагы сугышка барырга теләүчеләрне сайлап алу пунктларына китергәннәргә акчалата бүләк тәкъдим итә.

Кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башлаган иң беренче төбәк Татарстан булды. Монда андыйларга 100 мең сум бирәләр. Ярослав өлкәсендә дә Татарстан кебек үк сугышка җибәрергә кеше алып килсәң 100 мең сум түлиләр. Бу ике төбәк әлегә Русиядә иң күп акча бирүче булып тора.

Иң әзен Мордовия белән Калуга өлкәсендә бирәләр — бишәр мең сум түлиләр, дип яза басма. Шул ук вакытта сивилләргә акча бирелми, бу форсаттан бары тик хәрбиләр үзләре генә файдалана ала.

  • Украинадагы сугышта катнашучы ихтыярилар һәм контракт белән киткән хәрбиләр кайчан мобилизацияләнгән яки Русия саклану министрлыгы белән кайчанга кадәр килешү төзегән булуларына да карамастан, сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячак. Бу хакта блогерлар һәм Украинадагы сугыш турында язучы медиалар хезмәткәрләре белән очрашуда Русия президенты Владимир Путин әйтте. Путин игълан иткән "өлешчә" мобилизациянең тәмамлануы турында фәрман булмаганга, контрактчыларны өйләренә җибәрмәү өчен юридик мөмкинлек бар.
  • Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 2220, Башкортстаннан — кимендә 2605, кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!