Башкортстанда төбәк ана капиталы бирергә тәкъдим итәләр

Иллюстратив фото

Аны 35 яшькә кадәрге хатын кызларга өченче балалары өчен генә бирү тәкъдим ителә.

Башкортстанда 300 мең сум күләмендә төбәк ана капиталы бирә башларга тәкъдим ителә, дип яза "РБК". Басма республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ирина Небогатова сүзләренә таяна.

Бу акчаларны 2025 елның 1 гыйнварыннан соң, бары тик 35 яшькә кадәрге хатын-кызларга, өченче балалары туганда яки уллыкка алынганда гына бирергә телиләр.

Моннан тыш Башкортстан хезмәт министрлыгы яшь көмәнле хатын-кызларга, 24 яшькә кадәрге студентларга авырлы килеш исәпкә басканнан алып, баласын тудырганга кадәр ай саен төбәктәге ике минималь хезмәт хакы күләмендә (минималь хезмәт хакы - 28,3 мең сум) акча биреп барырга тәкъдим итә.

Шулай ук министрлык "Гаилә" ресурс үзәгендә Республика танышулар үзәге ачмакчы була. Муниципаль хакимиятләр һәм "Гаилә" хезмәте өйләнмәгән һәм кияүгә чыкмаган кешеләрне мәгълүмат базасына теркәп, аларга "гаилә корырга булышачак" диелә.

  • 2018 елда Русия президенты Владимир Путин туучылар санын арттыра торган программ әзерләргә кушкан иде. Аларга ана капиталы да керде, бу програм 2026 елга кадәр озайтылды. Шулай ук балалары булган ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә айлык пособиеләр кертелде. Әмма 2015 елдан бирле илдә туучылар коэффициенты кимүен дәвам итә.
  • 2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре шуны күрсәтте: бер урыс хатынына — 1,4 бала, татар хатынына — 1,6 бала, башкорт хатынына — 1,7 бала туры килә. Бөтен Русия буйлап уртача күрсәткеч бу.
  • 2024 елның гыйнвар-май айларында Татарстанда 14 009 бала дөньяга килгән булса, Башкортстанда 13 789 кеше туган.
  • Моңа кадәр Ракша Башкортстанда халык саны нык кимиячәк, Татарстанда миграция хисабына сакланачак, дип белдергән иде.
  • Русиядә түрәләр яшьләрне тизрәк өйләндереп балалар таптыруның яңа юлларын эзли. Хакимиятләр бала табуны арттыру, яшьләрне өйләнештерү мәсьәләләре турында соңгы вакытта еш сөйләшә, төрле тәкъдимнәр дә ясый.
  • Мәсәлән Русиядә 25 яшьтән яшьрәк хатын-кызларга һәр туган баласы өчен 200әр мең сумлык бер тапкыр түләнә торган пособие бирергә телиләр. ЛДПР депутатлары фракция лидеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендә шундый канун өлгесен Русия думасына кертмәкче.
  • Татарстанда балалары туган студентларга торак бирү тәкъдиме яңгырады. Моны тәкъдмим иткән Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец бу чара яшьләр арасында бала табучыларны арттырырга булышачак диде.
  • Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Русия президенты Владимир Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде.
  • Яшьләргә "гаилә кыйммәтләрен" мәктәп бусагасыннан ук сеңдермәкчеләр. Быел март башында Казан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында "яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау" өчен гаилә белеме дәресләре кертеләчәк, дип хәбәр ителгән иде. Казан ЗАГСларында укучыларга бу дәресләрне үткәрә дә башлаганнар. 146нчы мәктәптәге өлкән сыйныф укучылары 50 ел элек өйләнешкән Сафроновлар гаиләсенең тагын бер тапкыр язылышуы тантанасын караган.
  • Татарстан бала хокуклары вәкиле хатын-кызларны бала төшертүдән баш тарткан өчен табибларга акчалата премия бирергә дә тәкъдим иткән иде.
  • Волынец бу мәсьәләдә тәкъдимнәрне бик күп ясады. Мәсәлән былтыр июль аенда хатын-кызларны аборт ясарга күндергән табибларга штраф салырга яки аларны эштән алырга тәкъдим итте.
  • Хакимият демография мәсьәләсен хәл итүне хатын-кызлар исәбенә башкарырга тырыша, ләкин шул ук вакытта халык санын киметкән проблемнарга күз йома. Эчкечелек, юл казалары, йөрәк-кан юлы, онкология чирләреннән үлү, ә хәзер инде сугышта һәлак булу очраклары коточкыч зур, шуңа бу югалтуларны каплар өчен бала тууларны да арттырырга кирәк дип тырыша хакимият. Бу җаваплылыкны хатын-кызлар җилкәсенә төшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!