Башкортстанда яшәүчеләр республика башлыгы Радий Хәбировның вазифасыннан китүен таләп итеп флешмоб башлаган. Бу хакта "Аспекты" җиткерә.
Басма хәбәрендә әйтелгәнчә, бу флешмобта катнашучылар соңгы биш елда Хәбировның нәрсәсе белән истә калуы турында "ВКонтакте"да пост язарга, бу постның астына #хабировуходи дигән һэштег куярга тиеш. Шулай ук Хәбировны сайлаячакмы - шуны да язарга кирәк.
Флешмобка, мәсәлән, Стәрлетамактан экоактивист Людмила Ибраһимова кушылган. Ул Стәрлетамак шәһәр шурасына сайлауларда үзен үзе тәкъдим итүче намзәт тә.
Ибраһимова Хәбировның биш ел буе җитәкчелек иткән чорында беренче чиратта Куштау тирәсендәге вакыйгалар истә калды дигән.
"Гади кешеләр Куштауны якларга басканда ул халыкка каршы басты. Халыкны һәм туган ягын түгел, ә эшкуарлыкны яклады", дип хәтерләткән.
Шулай ук ул Хәбировның биш ел идарә иткән чорында медицина һәм юл проблемнары булуын, Стәрлетамакта заводларның һавага агулы маддәләр чыгаруы артуын һәм Баймактагы вакыйгаларны да телгә алган.
Баймак вакыйгалары турында сөйләгәндә "Республикада яшәүче, уйлый белә торган һәр кеше моның нәрсә өчен оештырылганын белә. Гади халыкны ничек провокацияләүләрен дә", дип яза Ибраһимова.
Ул Путиннан Башкортстанга игътибар итүен, биредә яшәүчеләргә булышуын сораган.
Быел 8 сентябрьдә Башкортстан башлыгын сайлаячаклар.
Белгечләр фаразлавынча, сайлауларда төп зат — республиканың хәзерге башлыгы Радий Хәбиров булачак. Апрельдә Русия президенты Владимир Путин Хәбировның Башкортстан башлыгы булып калу ниятен хуплады, әмма аңа халык белән күбрәк эшләргә кушты.
Хәбировның көндәшләре — төбәктәге "систем оппозиция"нең фиркаләре лидерлары булыр дип көтелә.
"Путинны сайлаган кебек сайлаулар булачак, һәр фиркадән Хәбировка каршы "күз буяу өчен генә" намзәт чыгарылачак", дип сөйләгән иде "Idel.Реалии"га белгеч, исемен күрсәтмәү шарты белән.
Республиканың Сайлаулар турындагы кодексы нормаларына ярашлы, Башкортстан башлыгына намзәтне муниципаль районнарның, шәһәр бүлгеләренең вәкиллекле оешмалары депутатлары, һәм республиканың кимендә 48 муниципаль районындагы һәм шәһәр бүлгеләрендәге җирле хакимият башлыклары хупларга тиеш.
- Моңа кадәр Владимир Путиннан берничә тапкыр Хәбировны вазифасыннан җибәрүне сораганнар иде. Мәсәлән, Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсендә активист Фаил Алсыновның җинаять эше каралган утырыш төгәлләнгәннән соң, аны хуплау өчен җыелган кешеләр Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырды.
- Бу мөрәҗәгатьтә алар республиканың күпмилләтле халкы исеменнән Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан канәгатьсезлек белдерә, аны "республикадагы вазгыятьне тотрыксыз итә", ди.
- Былтыр ноябрь ахырында да Башкортстанда яшәүчеләр Путиннан Хәбировны вазифасыннан алуны сорады. "Башкортстанның күп милләтле халкы" исеменнән яздырылган видеода "Радий Хәбировка җитәкче буларак бөтенләй ышанмаулары, аның Башкортстанда яшәүче халык мәнфәгатьләренә каршы эш итүе" әйтелә.
- Сентябрьдә Башкортстанның элекке түрәсе Диләрә Гундорова да Радий Хәбировны республика башлыгы вазифасыннан читләштерүне сорап, Русия президентына мөрәҗәгать язган иде.
- Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Хәбиров идарә иткән чорда "Башкортстанның хокукый нигезе – халыкның илдәге дәүләт институтларына ышанычы какшый", "коррупцион күренешләр үсеше өчен шартлар тудырылган", "кайчандыр чәчәк аткан Башкортстан реаспубликасы социаль деградация һәм социаль низаг чигендә тора".
- Шул ук вакытта Башкортстанда яшәүчеләр Хәбировны сугышка җибәрү турында петиция имзалады. Хат авторы Хәбировны Русия кораллы көчләре сафына алып, Украинадагы сугышка җибәрергә тәкъдим итте. Сугыштагы башкортстаннарны "хуплавын үз үрнәгендә күрсәтсен", ди ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!