Башкортстандагы колонияләрдән Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга республика акча түләячәк

Ирләр төзәтү колониясе. Иллюстратив фото

Бу хактагы фәрманны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров имзалаган. Республикадан сугышка китүчеләргә бер тапкыр бирелә торган акчаның күләме - 505 мең сум.

Башкортстанда колонияләрдән контракт төзеп Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга республика 505 мең сум күләмендә акча түләячәк. Бу хактагы фәрманны республика башлыгы Радий Хәбиров имзалаган, дип яза "Коммерсантъ". Фәрман 19 сентябрьдә имзаланган.

Бу документ ярдәмендә республика башлыгының "Хәрби хезмәт узучы аерым категориядәге затларга өстәмә социаль ярдәм чаралары турындагы" фәрманына үзгәреш керткәннәр. Элегрәк Башкортстанда ирегеннән мәхрүм ителгән ирләргә, Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә бу акчалар бирелмәгән. Хәзер исә аларга да түләнәчәк.

Башкортстанда контракт белән сугышка китүчеләргә апрель аеннан бер тапкыр 205 мең сум түли башлаганнар иде, июльдә 505 мең сум иттеләр.

2022 елның сентябрендә Башкортстан депутатлары хөкем ителгәннәрне Украинадагы сугышка җибәрергә тәкъдим итте.

"Хөкем ителгәннәр Русия мәнфәгатьләрен яклау өчен хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, җәмгыять каршындагы гаебен юа алачак һәм шул рәвешле җинаять җәзасының максатларына ирешәчәк", дип белдергән иде Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев.

Соңрак Украинадагы сугышта Башкортстаннан да тоткыннар катнашуы турында хәбәрләр булды. Былтыр Азатлык Башкортстанның Салават шәһәрендә урнашкан 16нчы кырыс тәртипле колониясеннән тоткыннарны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте вәкилләре ничек итеп сугышка яллаганы турында язып чыккан иде. Узган елның февраленә булган мәгълүматка күрә, республика колонияләреннән 200дән 500гә кадәр тоткын сугышка алынган булуы бар. Алар башлыча авыр җинаятьләр өчен утырган.

Бүген Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Башкортстандагы идарәсенә ирләр утыручы барлыгы 9 төзәтү колониясе, Стәрлетамак тәрбия колониясе, ике колония-яшәүлек, биш тикшерү изоляторы карый.

Моңа кадәр Башкортстан тоткыннарының сугышта һәлак булуы турында да хәбәрләр күп чыкты. Мәсәлән кеше үтерү өчен 13 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Илдар Мыльников, үтерү өчен 10 елга хөкем ителгән "вагнерчы" Сергей Устюгов, караклык, кыйнау һәм талау өчен утырган Борай районы кешесе Сардор Саъдуллаев һәм башкалар турында билгеле. Алар барысы да Украинага сугышырга Башкортстандагы колонияләрдән алынган тоткыннар.

  • Русия колонияләреннән тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә "Вагнер" хосусый хәрби шикркәтенә нигез салган Евгений Пригожин җибәрә башлаган иде. 2023 елның февраленнән башлап тоткыннарны фронтка җибәрү белән Русия саклану министрлыгы шөгыльләнә.
  • Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ның элекке полиция хезмәткәрен үтерүен яздылар. Вилнур А. сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән колониядән киткән булган. Яраланган, аяк табанын югалткан һәм шуннан соң туган ягы Белоретка кайткан. Төнге клубта чыккан җәнҗалда ир элекке полиция хезмәткәренә һәм аның дустына пычак белән һөҗүм иткән диелә.
  • Күптән түгел Пенза өлкәсенең татарлар яши торган Урта Әләзән авылы мөәзине Ибраһим Исәнәевнең дә җәсәде табылган иде, аны үтерүдә шулай ук элегрәк хөкем ителгән "вагнерчы"ны шикләнәләр.
  • 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
  • Социолог Искәндәр Ясәвиев сүзләренчә, сугыш барганда һәм сугыштан соң җинаятьчелек арта.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!