Башкортстанның кайбер районнарында сугышка китү контрактын төзүчеләргә ярты миллион сум түли башлаганнар

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинага һөҗүмдә катнашучы Башкортстан хәрбиләре янында. Архив фотосы

Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан беренче урында бара. Азатлык Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 3740 һәлак булган хәрби исемен ачыклый алды.

Башкортстанның Белорет районында Украинадагы сугышта катнашу өчен Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән ирләргә бер тапкыр бирелә торган акчаларның күләмен арттырганнар. Хәзер район аларга 500 мең сум түләячәк, әмма аларның бу елның декабрь ахырына кадәр контракт төзүләре шарт.

"Башинформ" республика агентлыгы хәбәренчә контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләүләрне Учалы районында да 500 мең сум иткәннәр.

Нефтекамада исә 300 мең сумга кадәр күтәреп куйганнар. Күптән түгел Азатлык радиосы Туймазы районында да сугышка китүчеләргә түләүләрне өч тапкыр арттырып, 300 мең сум итүләре турында язган иде.

2025 елда Башкортстан бюджетының Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм өчен чыгымнары сигез миллиард сум булачак. 2024 ел белән чагыштырганда бу дүрт миллиард сумга күбрәк.

Күптән түгел Уфада Украинага каршы сугышта катнашу өчен Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегәннәргә яңа ярдәм чарасы керткәннәр иде. Аларга яңа фатир алганда ярты миллион сум күләмендә ташлама бирергә вәгъдә итәләр.

Моннан тыш Башкортстанда Украинага каршы сугышып каһарман булган хәрбиләргә җир кишәрлекләре алуны да гадиләштермәкче булалар.

  • Русия Украинага бәреп кергән көннән бирле Башкортстан хакимияте бу һөҗүмне хуплый һәм аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Башкортстанда сугышка барсыннар өчен "ихтыярилар"ны төрле ярдәм чаралары, ташламалар белән кызыктырып җәлеп итәләр.
  • Күптән түгел республика башлыгы Радий Хәбиров 2025 елны Башкортстанда Украинага һөҗүмдә катнашучылар елы дип игълан итте.
  • Миңлегали Шәйморатов батальоны — Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Башкортстанда иң беренче булып төзелгән батальон иде. Кайбер белгечләр батальонны төзүне Радий Хәбиров тәкъдим иткән диде.
  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Хәзер Башкортстанда сугышка җибәрергә ирләрне танышлары аша да җыялар. Танышын китергән кешегә 50 мең сум акча түлиләр. Быел сентябрьнең ун көне эчендә генә дә танышлары 200 кешене контракт төзергә алып килгән.
  • Сентябрь ахырында Башкортстандагы колонияләрдән Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга республиканың акча түләячәге хәбәр ителгән иде.
  • Хакимиятләр Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 3740 кеше һәлак булган.
  • Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы Медиазона проектына күрә, ил буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында бара, Татарстан — икенче урынга чыккан. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!