Опера җырчысы Илдар Абдразаковны Акъяр (Севастополь) дәүләт опера һәм балет театрына җитәкче итеп билгеләгәннәр. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Русия мәдәният министры Ольга Любимова язып чыкты.
Аңа кадәр бу театр белән балет артисты Сергей Полунин җитәкчелек иткән иде. Ул Херсонда туган. Кырым аннексияләнгәннән соң Русия ватандашлыгы алган. 2024 елның җәендә ул үзе артыннан машинада күзәтеп йөрүләрен, янауларын, әгәр иминлек тәэмин ителмәсә Русиядән китәргә әзер булуын белдергән иде.
Сентябрьдә ул Акъярдагы Хореография академиясе ректоры вазифасыннан китте.
Илдар Абдразаков 1976 елда Уфада туган. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты дигән исемнәре бар.
Элегрәк Австриянең Opern News басмасы Абдразаковның Русия хакимиятләренә якын булуы турында язган иде. Ул Сергей Шойгу уздырган Яңа ел кичәләренең берсендә катнашкан һәм саклану министрлыгы белән бергә "Подмосковные вечера" җырын җырлаган диелде.
2022 елның маенда җырчы Кызыл мәйданда 10 минут чыгыш ясавы өчен 50 мең долларлап акча эшләгән, ә сентябрь башында, шул исәптән бюджет акчаларына да шәхси музыкаль фестивален үткәргән, дип белдерде тикшеренүчеләр. Владимир Путин фестивальдә катнашучыларга үз сәламләвен юллаган иде.
2022 елда җырчы хакимиятләр һәм аларга якын оешмалар оештырган берничә чарада катнашкан диелде.
- Быел июнь аенда Абдразаков Владимир Путин кулыннан Дәүләт бүләге алды. Путин аны "замананың иң ихтыяҗ булган опера җырчыларыннан берсе", дип атады. Ноябрь башында ул Русия президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләре шурасына керде.
- Илдар Абдразаковның Путин режимын һәм сугышны яклавы күп кенә халыкара мәдәни институтлар тарафыннан тәнкыйть утына тотылды. Дөньяның мәртәбәле театрлары аның белән элемтәләрне өзә башлады.
- 2023 елның июлендә Мүнһен опера фестивале җырчы Илдар Абдразаковның чыгышыннан баш тарткан иде. Аның урынына украин җырчысы Александр Цымбалюк чыгыш ясаячагы әйтелде.
- Шул ук елны апрельдә Абдразаковның чыгышларыннан Бостон симфоник оркестры һәм Карнеги-һоллда да баш тартканнар иде.
- Абдразаковның чыгышыннан Миландагы Ла Скала театры да баш тарткан иде: аның урынын "Доне Карло" операсында Рене Папе алды. Шулай ук, Нью-Йорктагы Метрополитен-Опера да Илдар Абдразаков җырлавыннан баш тартты.
- Күптән түгел Италиядә дә Абдразаковка чыгыш ясарга рөхсәт ителмәде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!