"Башта тырышып тараттылар, хәзер мәктәпкә укытучылар эзлиләр"

Иллюстратив фото

Бер атнадан Татарстан мәктәпләрендә уку елы башлана. Әлегә мәктәпләргә 2 меңгә якын мөгаллим җитми. Хакимият проблемны таный, әмма аклана, бу юнәлешне "приоритетлы" дип атый. Укытучылар үзләре исә кечкенә хезмәт хакы, зур эш күләме һәм кәгазь эшенең артык күп булуына зарлана.

Яңа уку елы башлануга санаулы көннәр калса да, Татарстан мәктәпләренә күп кенә фәннән укытучылар җитми. Август уртасында Татарстан мәгариф министрлыгы түрәсе Гүзәл Гатауллина республикада 2,3 мең укытучыга ихтыяҗ барлыгын әйтте.

Иң зур ихтыяҗ нинди укытучыларга бар? Беренче чиратта, башлангыч сыйныфлар, математика, урыс теле, физика, химия, чит телләр укытучылары нык җитми. Башка фәннәргә дә мөгаллимнәр кирәк, кайбер мәктәпләр татар телен укыта алган белгечләрне дә эзли.

Казанда, Чаллыда, шулай ук Яшел Үзән, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында укытучылар җитмәү сәбәпле хәлләр аеруча катлаулы. Укытучыларны яңа ачылган зур мәктәпләргә дә эзлиләр, Татарстанда 1 сентябрьгә 8,5 мең урынлы сигез яңа мәктәп ачарга җыеналар.

Укытучыларны төрле юллар белән эзлиләр, мәктәпләрне гадәти белдерүләреннән тыш, эшкә мәктәптә эшләүчеләрне дә җигәләр, аларны бөтен таныш-белешләрне сораштырырга кушалар. Әзме-күпме белем бирүгә караган чатларда да даими рәвештә "шул мәктәпкә шулкадәр укытучы кирәк" дигән хәбәрләр дә еш чыга. Авитода да укытучылар кирәклеге турында игъланнар бар.

Интернет чорына карамастан, кайбер мәктәпләр элекке эш итү ысулларыннан да баш тартмаган. Мәсәлән, Казанның 186нче лицее укытучыларны подъездларда игъланнар элеп җыеп карады. Аерым алганда, мондый игъланнар Бертуган Касыймовлар урамындагы йортта эленде. Лицей вәкилләре "БИЗНЕС Onlıne"га белдерүенчә, шулай итеп, алар кадрлар кытлыгыннан котыла алган.

Мәгариф министрлыгы проблемны таный

Татарстан хакимияте укытучылар җитмәү проблемын таный. 15 август көнне Лаешта узган Мәгариф һәм фән эшлеклеләренең август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясап, мөгаллимнәр кытлыгы турында әйтте.

— Татарстанда педагогларны әзерләүгә, һөнәри осталыкларын үстерүгә зур игътибар бирелә. Шуңа да карамастан, киләсе уку елына 2 меңнән артык укытучы җитми, — диде ул.

Ел саен югары һәм урта һөнәри уку йортларын 4 мең яшь укытучы тәмамлый, ди министр. Әмма аларның ничә проценты мәктәпкә эшкә урнашуын ул әйтмәде. "Аларның яртысыннан артыгы гына мәктәпкә урнаша", дип кенә кинаяле әйтте Һадиуллин.

— Бик күп укытучы чыгарыла, ләкин барысы да эшкә урнашмый. Кадрлар проблемы саклана. Бүгенгә укытучылар кытлыгы мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән, — ди ул.

Укытучылар җитмәү проблемын еш кына булган мөгаллимнәрнең эш күләмен арттыру белән чишәләр, дип таныды министр. Республикада өч укытучының берсе 1,5 ставка белән эшли икән. Шундый эш күләме белән укытучы уртача 53 мең сум ала, дип тә белдерде ул. Азатлык өйрәнеп чыккан игъланнарда хезмәт хакы түбәнрәк күрсәтелә. 1,5 ставка белән эшләүнең авыр икәнен Һадиуллин да таный. Аеруча күп эшне үзләренә урыс теле һәм математика укытучылары ала.

Шул ук вакытта, министр сүзләренчә, мәктәпкә яшь укытучылар да килә. Аларның санын ул 25% дип әйтә. Пенсия яшен узып, ләкин үз эшен дәвам итүче мөгаллимнәр саны 21% тәшкил итә.

Грантлар гына ярдәм итә аламы?

Ел да укытучыларга яңа грантлар яки өстәмә түләүләр турында хәбәрләр чыгып тора. Бу эшне кайчак Татарстан башкара, кайвакыт укытучыларга федераль грантлар да тәкъдим ителә. Әйтик, быел Русия күләмендә халык саны 100 меңнән азрак булган шәһәрләрдә сыйныф җитәкчеләренә түләнә торган акча 5 меңнән 10 меңгә арттырылды.

Яңа уку елында мәктәп мөдирләренең тәрбия эшләре буенча "киңәшчеләренә" дә өстәмә 5 мең сум түләргә җыеналар. Бу вазифа мәктәпләрдә узган елны гына кертелде. Хакимият аның дәүләт идеологиясе һәм мәктәптә пропагандага катнашы булуын танымаса да, вазифа тасвирында "укучыларның гражданлык-патриотик карашларын ныгыту максатыннан тәрбия формаларын сайлау" турында сүзләр бар.

Әмма Татарстан телевидениесе сораштырган белгечләр бу омтылышларны җитәрлек дип санамый. Азатлык "теләнмәгән" оешма исемен алу сәбәпле, бу белгечләрне үзе сораша алмый.

Грант системы белән генә проблемны хәл итеп булмый, дип белдерә Татарстанның халык укытучысы, Казандагы 2нче татар гимназиясенең элекке мөдире Камәрия Хәмидуллина.

— Педагогик институтны торгызырга кирәк. Бөтен фәннәр буенча укытучылар әзерләүне, балалар бакчаларына тәрбиячеләр әзерләүне кайтарырга кирәк. Шунсыз мәктәпне күтәреп булмый, — дип саный ул.

Мәктәптә яшь укытучылар каламы?

Татарстандагы укытучыларның бүген уртача яше – 48 яшь тирәсендә. Урта һәм өлкән укытучыларның күп булуын ТНВга Татарстанның Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова да раслады.

— Осталыкны арттыру курсларына килгән укытучыларга карасак, бүгенге көндә урта һәм олы яшьтәге мөгаллимнәр генә йөри, яшьләр артык күренми — ди ул.

Шәмсетдинова мәктәптә яшь укытучыларның аз булу сәбәпләре арасында 90нчы еллар шаукымын атый. Белгечлек өчен түгел, диплом өчен уку чорының нәтиҗәләре хәзер күренә, ди ул. Диплом өчен генә укытучылыкка өйрәнгән студентлар мәктәпкә эшләргә бармый.

Шәмсетдинова фикере белән Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов килешми. Казан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә чыгыш ясап, ул Казанда яшь белгечләрнең мәктәпкә күпләп калуын белдерә.

— Мәктәпкә килгән күпчелек мөгаллим мәктәптә кала, күңеле кайтып китми. 2024 елда белем бирү оешмаларына 357 яшь белгеч урнашты. Бүгенге көндә Казанда 35 яшькә кадәр яшь мөгаллимнәр 32% тәшкил итә. Бу Русия күрсәткечләреннән 9%ка күбрәк, — дип сөйләде ул.

Шуның белән бергә Казан мәктәпләренә эшкә чит төбәкләрдән дә мөгаллимнәр күбрәк килә башлады. Соңгы ике елда Казанга Русиянең 23 төбәгеннән 153 укытучы күченгән, дип белдерде Ризванов. Бу мөгаллимнәрнең татар телен белү-белмәве, укучыларга белем-тәрбияне республика үзенчәлеген никадәр белеп тапшыруы турында берни әйтелмәде.

Хезмәт хаклары түбән, эш шартлары авыр

Азатлык Казандагы мәктәпләрнең берсеннән ике ел элек киткән бер мөгаллимә белән сөйләште. Иминлек максатыннан аның исемен атамыйбыз.

Әңгәмәдәшнең чын исемен ни өчен атамыйбыз?
Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле әңгәмәдәшебез исемен атамаска үтенде. Азатлык аның исемен белсә дә, иминлек максатыннан атамый.

Укытучы мәктәптән берничә сәбәпле китүен аңлатты:

— Билгеле факт: хезмәт хаклары түбән, яшь кеше башка эшләрдә эшләп, күпкә күбрәк акча эшли ала. Хәзер курьер булып эшләп тә 70-80 мең сум акча алып була бит. Мәктәптә өстәмә ставкалар алып, 30-40 мең, күп дигәндә 50 мең сум алып була, ләкин моның өчен көне-төне эшләргә кирәк, сулыш алырга да вакыт юк, — ди ул.

Эш шартлары да авырая, ди мөгаллимә. Сыйныфларда укучылар саны бик күп, дәрес алып бару кыен. Мәктәп идарәсе дә күп өстәмә эш куша, кәгазь таләпләре шактый.

Укытучы эшен яратсам да, авыр шартларга түзә алмадым, ди ул. Аныңча, дәүләт укытучы эшен киресенчә мөмкин кадәр җиңеләйтергә тиеш, чөнки аның бала белән эшләү, аңа укыту һәм тәрбия бирүгә вакыты калмый.

"Эшли башлагач та күбесе китә бит"

Мәктәпләрдә укытучылар җитмәү проблемнары турында укытучылар үзләре дә актив фикер алыша. Укытучы чатларында, белем бирүгә караган төркемнәрдә бу хәлнең югарыда инде телгә алынган 2 проблемы атала: мөгаллимнәргә җитәрлек дәрәҗәдә түләмәү һәм аларга артыгы белән кәгазь эшен йөкләү.

— Бу проблем бик җиңел чишелә бит. Беренчедән, укытучының төп вазифасы итеп дәрестә белем бирүне калдырасы. Күпсанлы, балаларга белем бирүдән бер кирәге булмаган, документлар әзерләүдән укытучыны азат итәсе. Икенчедән, хезмәт хакы 100 меңнән дә ким булмаса, мәктәпләр укытучыларга әле укытырга сәгатьләр тапмас... — дип язып чыкты ВК челтәрендә ханым.

Иминлек максатыннан аның һәм башка фикер бирүчеләрнең исемнәрен капладык:

Кайбер мәктәпләргә татар теле укытучыларын да эзлиләр. 2017 елда мәктәпләрдән татар телен куып чыгару вакытында меңләгән татар теле укытучысы кыскаруга эләкте, аларның күпчелеге башка фәннәргә курслар укып, башка дәресләр укытуга күчте.

Моңа ишарәләп, татар теле укытучысын эзлибез дигән хәбәргә бер укытучылар чатында "Башта тырышып тараттылар да, хәзер менә укытучылар эзлиләр" дип җавап биргән.

Белешмә. Бүгенге көндә республика мәгариф системында барлыгы 77 мең педагогик хезмәткәр эшли, аларның 32 меңнән артыгы – укытучылар. Мөгаллимнәр уртача 48 яшьтә, 35 яшькә кадәр укытучылар саны 21% тәшкил итә. Укытучыларның 89% – хатын-кызлар, 11% – ирләр.

Русия мәгариф министрлыгы белешмәләренә күрә, 2023 елда мәктәпләрдән 193,5 мең укытучы эштән киткән. Бу – 2017 елдан бирле иң зур күрсәткеч. 2017 елда 141,8 мең укытучы эшеннән киткән булган. Димәк, җиде ел эчендә эштән киткән укытучылар саны өчтән бергә арткан.

2017 ел белән чагыштырганда былтыр Татарстанда 3,3 процентка, Башкортстанда исә 45,5 процентка күбрәк укытучы мәктәптән киткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!