"Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын биш кешене алты елдан алып сигез ел ярымга кадәр хөкем иткәннәр

Баймактагы протест чарасы

Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевны — 8,5 ел колониягә хөкем иткәннәр,  Фәнгиз Шәрифгалиевны — 5,5 елга, Фәнүр Хаҗинны — алты елга утыртканнар. Бу — "Баймак эше"ндә әлегә иң зур җәза мөддәтләре. 

Кичә, 24 декабрьдә Удмуртия республикасының Ижау шәһәрендәге мәхкәмә Башкортстандагы протест чараларында гаепләнүче биш кешегә хөкем карарлары чыгарган. Аларны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" һәм "тәртип саклау оешмаларына көч куллануда" гаепле дип тапканнар.

Ижауның Устиновски районы мәхкәмәсе белешмәләренә күрә, Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевны — 8,5 ел колониягә хөкем иткәннәр, Фәнгиз Шәрифгалиевны — 5,5 елга, Фәнүр Хаҗинны — алты елга утыртканнар. Бу — "Баймак эше"ндә әлегә иң зур җәза мөддәтләре.

23 яшьлек Айгиз Ишмурзинны куәт оешмалары вәкилләре 15 февральдә тоткарлый. Туганнары әйтүенчә, егет концертта чыгыш ясарга тиеш була, аны Стәрлетамак полициясе бүлекчәсенә шул концерт башланыр алдыннан алып китәләр. Ишмурзинны "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану"да гаеплиләр. Ул 17 февральдән бирле сак астында.

30 яшьлек Илнар Асылгуҗинны куәт оешмалары вәкилләре 2024 елның 8 февралендә Ханты-Манси автоном бүлгесендә, Сургутта тоткарлаган иде. Ир биредә вахта белән килеп эшләгән. Абыйсы әйтүенчә, үзен тикшерүчеләр эзләвен белгәч, Асылгуҗин Сургуттагы полиция бүлекчәсенә үзе килгән. Аны башта 48 сәгатькә кулга алганнар. Абыйсы әйтүенчә, Илнар — гаиләсендә бердәнбер туендыручы, ике бәләкәй блаасы бар, ә хатыны декрет ялында. Илнар Асылгуҗинны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" (Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше) гаеплиләр. 12 февральдә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе ирне сак астына ала.

37 яшьлек Рафил Үтәбаев турында ачык чыганаклардан аңа карата "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" турында җинаять эше ачылганы гына билгеле иде. 12 февральдә ирне тикшерү изоляторына утырталар, 9 апрельдә һәм 31 майда сак астында калу вакытын озайталар.

Баймак районының Түбәнге Яйыкбай авылыннан 45 яшьлек Фәнүр Хаҗинны 10 февральдә үз өендә тоткарлыйлар. Апасы "Аспекты"га әйтүенчә, аның йөрәге чирле һәм ул "дарусыз бер көн дә тора алмый".

Бөрҗән районыннан 28 яшьлек Фәнгиз Шәрифгалиевны куәт оешмалары вәкилләре Сибайдагы эш урыныннан (ул сак оешмасында эшли) алып китә. Аның ике һәм дүрт яшьләрдә ике кечкенә баласы булуы, хатынынынң декретта утыруы, ә үзенең гаиләдә бердәнбер туендыручы булуы әйтелә.

5 декабрьдә Тольяттиның Үзәк район мәхкәмәсендә (Самар өлкәсе) "Баймак эше"ндә гаепләнүче өч кешегә - Халид Ишкуәтовка, Илфат Ишморатовка һәм Закир Колмөхәммәтовка хөкем карары игълан ителгән иде. Ишкуәтовны 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә, Ишморатов белән Колмөхәммәтовны - 4,5әр ел колониягә хөкем иттеләр. Азатлык Радиосы өч фигурант турында да язган иде.

"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

Бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.

Аның фаразынча, "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең "кимендә 50 процентын ахыр чиктә өйләренә җибәрәчәкләр".

— Бөтен кешене дә мәхкәмә аша уздырачаклар, бу эшнең бөтен максаты да шул бит. Тик бөтенесен дә утыртмаячаклар. Гаепләнүчеләрнең яртысын шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итәрләр. 30лап проценты җиңелрәк мөддәтләр алыр - мәсәлән колония-яшәүлеккә җибәрерләр. Ә "оештыручылар" һәм "координаторлар" дип атала торганнарын кырыс мөддәтләр көтәдер дип куркам. Әлбәттә, бу фаразлар гына. Чынлыкта исә күпкә начаррак та булырга мөмкин, ди адвокат.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • "Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!