Белгород янындагы полигоннан саклану министрлыгы белән контракт төзегән тоткыннар качкан

Иллюстратив фото

Бу тоткыннарның икесен - үтергән өчен,  икесен — авыр тән җәрәхәтләре ясаганга, берсен — кеше урлаганга хөкем иткән булганнар. Алтысы полигоннан 26 июльдә качып киткән, өчесе — 27 июльдә.

Русиянең саклану министрлыгы белән контракт төзегән тугыз тоткын Белгород өлкәсенең Корочан районы полигоныннан качып киткән, дип хәбәр итә "Пепел" басмасы.

Басма җирле полиция бүлекчәсенә килгән мәгълүматны чыгарган. Аңа ярашлы, качып китүчеләрнең исеме: Эдуард Арутунян, Игорь Болонин, Павел Мигунов, Денис Мустяков, Роман Сер, Николай Багров, Алексей Грязютин, Александр Иванов һәм Александр Касаткин.

Бу тоткыннарның икесен — үтергән өчен, икесен — авыр тән җәрәхәтләре ясаганга, берсен — кеше урлаганга хөкем иткән булганнар.

Контрактлар хәрби хезмәткә алынганнан соң "сынау мөддәтен уза алмады", дип искәртелә. Алтысы полигоннан 26 июльдә качып киткән, өчесе — 27 июльдә.

Тоткыннар үзләре белән корал алганмы — монысы әйтелми.

Шулай ук "Пепел" басмасы җиткергән башка бер хәбәрдә әйтелгәнчә, Украина җирендә урнашкан бер хәрби бүлекчәдән Русиянең "Шторм Z" отряды инструкторы качкан. Бу отряд нигездә тоткыннардан тора.

Элегрәк инструктор Евгений Зарубин Харьков өлкәсенең Волчански шәһәре янындагы сугышта зур югалтулар булуын әйтеп видео чыгарган. Ул үзе җитәкчелек иткән хәрби бүлекчәнең бары тик өчтән икесен генә сугыштан исән килеш кире чыгара алдым дип сөйли. Соңрак исә Зарубинны бу сүзләрен кире кагарга мәҗбүр иткәннәр.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлагач һәм берничә тапкыр уңышсызлыкларга юлыккач, Русиядән ил тоткыннарын сугышка җибәрә башладылар. 2023 елның язына кадәр моның белән Евгений Пригожинның "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте шөгыльләнде. Соңрак исә тоткыннарны "Шторм Z" хәрби бүлекчәсенә җибәрә башладылар, ул турыдан-туры саклану министрлыгына буйсына.
  • 2022 елдан "Вагнер"га ялланган сугышчыларга ярлыкау бирәләр иде. Алар ярты ел хезмәт иткәннән соң иреккә чыгарылды. Ярлыкау турындагы фәрманнарны Русия президенты Владимир Путин имзалады.
  • Соңрак исә ВВС-ның урыс хезмәте Украинага каршы сугышырга киткән Русия тоткыннарына хәзер президент Владимир Путинның ярлыкавы бирелми, моның урынына аларны шартлы рәвештә иреккә чыгаралар, шулай ук аларга сугыш ахырына кадәр хәрби хезмәттә булырга туры киләчәк, дип язды.
  • Шул ук вакытта Украинадагы сугышта һәлак булган Русия тоткыннарының саны дистәләгән меңнәр белән исәпләнә.
  • Reuters агентлыгы Русиянең Украинага каршы сугышучы "Шторм Z" хәрби төркемнәре турында тикшеренү чыгарды, аларны фронтның иң авыр урыннарында кулланалар диелә. "Шторм" сугышчылары — ит кенә ул", дип әйткән бер сугышчы. Аның сүзләренчә, Бахмут янындагы сугышларда хәрби җитәкчелек "Шторм"ның яралы сугышчыларына медицина ярдәме күрсәтмәскә боерган. Шулай да хәрби бу боерыкны бозуларын, яралыларга ярдәм итүләрен сөйләгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!