Бер ел эчендә Татарстан приставлары илдән 2,7 меңнән артык канунсыз мигрантны депортацияләгән

Аларга биш ел буе Русиягә керү тыелачак.

Бер ел эчендә Татарстанның мәхкәмә приставлары Русиядән 1740 канунсыз мигрантны депортацияләгән. Бу хакта "Татар-Информ" яза.

Русиядә яшәү шартларын бозучыларга штраф сукканнар һәм илдән чыгарып җибәргәннәр. Аларга Русиягә биш ел буе керү тыела, дип яза агентлык.

Күптән түгел Татарстанда 2024-2025 елларда депортацияләнәсе мигрантларга очыш билетлары сатып алу өчен 28,4 млн сум тотачаклары хәбәр ителгән иде. Акчаны федераль бюджеттан бүлеп бирәчәкләр.

  • Быел мартта "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды.
  • Мигрантларның Русиядә яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды. Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, бу елның гыйнварыннан июленә кадәр илдә мигрантларның миграция кануннарын бозу-бозмавын ачыклау өчен "176 мең чара" - тикшерүләр, рейдлар үткәрелгән.
  • Аларның нәтиҗәсендә Русиядән чит ил ватандашларын административ депортацияләү турындагы карарлар былтыргы шул ук чор белән чагыштырганда 53,2 процентка арткан.
  • Мондый тикшерүләр Татарстанда һәм Башкортстанда да узды.
  • Шул ук вакытта Былтыр Русиягә килгән мигрантларның саны соңгы ун ел эчендә иң азы булган.
  • "Агентство" исәпләп чыгарганча, мигрантларга эшләүдә чикләүләрне Русия төбәкләренең өчтән берендә керткәннәр, алар арасында аннексияләнгән Кырым да бар.
  • 22 июльдә ЛДПР депутатлары Думага яңа канун өлгесе кертте. Анда урыс телен белү турындагы сертификатлары гамәлгә яраксыз дип табылган чит ил ватандашларын илдән депортацияләү тәкъдим ителә.
  • Күптән түгел Урта Азиядән килүчеләрне Русиядә яшәргә өйрәтә торган адаптацион курс барлыкка килүе билгеле булды. Лекция дәвамында мигрантларны Русиядә яшәгәндә үзеңне ничек тотарга өйрәтәчәкләр. Лекцияне алып баручылар мигрантларга урыс телен белү мөһимлеген җиткерергә, таныш булмаган кешеләргә "брат", "сестра" сүзләрен кулланып эндәшү отышсыз икәнен аңлатырга тиеш. Шулай ук мигрантларга башка кешеләр янында туган телләрендә пышылдап сөйләшмәскә, чит кешеләрне тикшермәскә киңәш итәләр.
  • Ел башыннан Русиядән 30 меңнән артык чит ил ватандашын депортацияләгәннәр. Бу былтыргыдан ике тапкыр күбрәк. Йөз мең чит ил ватандашына Русиягә керү тыелган. Бу исә узган ел белән чагыштырганда 55 процентка артыграк.
  • Русия эшче мигрантларны илдән китә башласыннар өчен Украинадагы сугышка җибәрә. Бу хакта Петербур халыкара юридик форумында Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин әйтте.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!