“Безне 37нче еллардагы кебек хөкем итәчәкләр”. Искәндәр Сираҗи тикшерү эшендә яңа үзгәрешләр турында әйтте

Искәндәр Сираҗи (2018 елгы фото)

Лингвистлар ул төшергән фильмда полиция хезмәткәрләренә карата тискәре караш булуны тикшерәчәкләр, диде журналист.

Бүген, 18 декабрьдә, "Сираҗи сүзе" газеты хуҗасы һәм баш мөхәррире, танылган журналист Искәндәр Сираҗи Тикшерү комитетының Татарстан идарәсенә күрсәтмәләр бирергә барган. Бу хакта ул "Сираҗи бәян итә" Telegram-каналында сөйләде.

Тикшерү комитеты ул төшергән фильмны лингвистик экспертизага җибәрәчәк. Аның сүзләренчә, моңа кадәр аны шәхси мәгълүмат таратуда гаепләсәләр, хәзер фильмда полиция хезмәткәрләренә карата тискәре караш булуны тикшерәчәкләр. Лингвистик экспертизада сорау шулай куелган ди ул.

— Нәтиҗәдә, нәкъ 37нче еллардагы кебек (1937 елгы Сталин золымы) безне — Константин Крицкийны һәм мине хөкем итәчәкләр. Данлы хокук сакчыларына яла яккан өчен дигән шикеллерәк, — диде Искәндәр Сираҗи.

Журналист үзе дә лингвистик экспертиза ясатачагын, "күпмедер көрәшергә туры киләчәген" әйтте. "Болар мине болай гына ычкындырмас өчен барысын да эшлиләр", диде ул.

"Сираҗи бәян итә" Telegram каналы адвокат хезмәте һәм экспертиза чыгымнарын капларга теләүчеләрдән ярдәм сорап та мөрәҗәгать итте.

Быел 9 октябрьдә куәт оешмасы вәкилләре Искәндәр Сираҗи өендә һәм редакциядә тентү уздырды. Журналистның үзен Тикшерү комитетына алып киттеләр һәм аннан соң изоляторга яптылар.

Шул ук көнне Искәндәр Сираҗи ачлык игълан итүен белдерде. Аның хатыны төшергән видеода ул "мондый маддә нигезендә болай утыртмыйлар, мин вакыты чикләнмәгән ачлык игълан итәм", дип белдерде.

Сираҗи шәхси тормыш турында мәгълүмат җыю һәм аны тарату турындагы (Җинаять кодексының 137нче маддәсе 1нче өлеше) җинаять эшендә шикләнелде. Ул моны Ибраһим Зәкиев исемле кешегә ачылган җинаять эшендәге (соңрак Татарстан Югары мәхкәмәсе присяжныйлары аны азат иткән) ике шаһиткә каршы эшләгән дип фаразлана. Зәкиев үзе исә Сираҗи шикләнелгән эштә шаһит булып бара.

Басма мәгълүматынча, Искәндәр Сираҗиның YouTube-каналында чыккан 55 минутлык видеомөрәҗәгатендә ике кешенең шәхси мәгълүматлары күренгән. Бу видеода сүз Ибраһим Зәкиев эше турында бара. Имеш, видеода Зәкиевны үтерүдә гаепләгән ике кешенең – Сабиров һәм Сафиуллинның фотолары һәм видеолары күренгән. Бу ике кеше, Сираҗи шәхси мәгълүматларыбызны чыгарды дип, тикшерү комитетына шикаять иткән.

• Журналистка карата тентү беренче тапкыр гына узмый. 2023 елның 16 ноябрь иртәсендә аның өенә куәт оешмасыннан тентү белән килделәр. Килү сәбәбен Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш эшенә бәйле дип аңлатып, рәсми кәгазь күрсәткәннәр. Аның, хатыны Эльмира Сираҗиның бөтен телефоннары, компьютерлары алынды. Тентү "Сираҗи сүзе" редакциясе урнашкан офиста да булды. Аннан да бөтен техника алынды. Берничә көннән соң тентү көнендә Эльмира Сираҗи "Мәдәни җомга" редакциясенә килә алмавы аркасында аңлатма язуны таләп иттеләр. Соңрак ул гариза язып эштән китте.

• Ул вакытта Искәндәр Сираҗи эзәрлекләнүе артында президент идарәсе торуын фаразлады. Ул "Сираҗи сүзе" газетында һәм үзенең Telegram-каналында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка язган ачык хат белән мөрәҗәгать итте.

• Соңгы вакытта Татарстанда бәйсез журналистларга һәм журналистикага басым көчәйде.

• 2022 елның 17 августында куәт хезмәткәрләре Казанда Азатлык Радиосы һәм Idel.Реалии белән хезмәттәшлек иткән җиде кешедә тентү үткәрде.

• Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормаш 288 көн Русиядә тоткынлыкта булды. Аны Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" таратуда гаепләделәр. 19 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе аны 6,5 ел колониягә хөкем итте. 1 августта журналист Көнбатыш илләре, Русия һәм Беларус арасында тоткыннар белән алмашу вакытында иреккә чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!