Быел Мөхммәт исеме Ханты-Манси бүлгесендә туган балаларга кушылган иң популяр исем булган. Бу хакта ЗАГСның онлайн реестрына сылтанып BAZA яза.
Мөхәммәт исеме 342 балага кушылган. Ул зур аерма белән алда бара — икенче урындагы Михаил исемен ата-аналарның 246сы гына сайлаган. Кызлар арасында ин еш кушылган исем — София булган (234 ата-ана сайлаган). Мөселман исеме Әминә өченче урында бара (186 кыз балага кушылган).
2021 елда узган Русия халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, Ханты-Манси бүлгесендә 1,711 млн кеше яши. Халыкның 52 процентын урыслар тәшкил итә. Икенче урында — татарлар бара. Аларның саны 79 727 кешегә җитә. Бу 2010 елгы җанисәпкә караганда 26,8 процентка азрак. Шулай ук 30 меңгә якын башкорт көн күрә.
Шул ук вакытта соңгы дистә елда Ханты-Манси бүлгесендә Кавказ һәм Урта Азия республикалары вәкилләре саны арта. Бүген төбәктә яшәүче мөселман халыкларының яртысын нәкъ менә алар тәшкил итә. Мәсәлән, 2010 елда таҗиклар саны 9 793 кеше булса, 2021 елда — 21 791 кешегә җиткән. Моннан тыш, бүген Ханты-Манси бүлгесендә азәрбайҗаннар (21 259), лезгиннар (15 268), кумыклар (13 669), үзбәкләр (12 361), нугайлар (9 990) һәм башкалар яши.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!