Быел июльдән Башкортстанда җылылык 16 процентка кыйбатланачак

Иллюстратив фото

Җылылык өчен түләүләрнең артуы, аерым алганда, җылылык белән тәэмин итүнең сыйфатын арттыру, төзекләндерү програмнарын тормышка ашыру, Ягулык энергеника комплексы (ТЭК) оешмалары өчен газны күпләп сатып алу бәяләренең артуына бәйле.

Башкортстанда коммуналь түләүләр артачак. Бу хакта республиканың Тарифлар дәүләт комитеты рәисе Наил Шәрәфетдиновка сылтама белән "Башинформ" яза.

Комитет рәисе әйтүенчә, Русия хөкүмәте Башкортстанда коммуналь хезмәтләрне уртача 14,6 процентка арттыруны раслаган. Иң күп дигәндә 16,7 процентка арттырырга яраячак.

2024 ел ахырында республика башлыгы Радий Хәбиров та республикада коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне иң күбе 16,7 процентка арттырырга яраячак дип билгеләгән иде.

Шул рәвешле быел 1 июльдән башлап Башкортстанда яшәүчеләр суга — уртача 13,7 процентка, су чыгаруга — 14,1 процентка, җылылык өчен — 16,1 процентка, электрга — 12,6 процентка, газ өчен — 10,3 процентка күбрәк түли башлаячак.

Шәрәфетдинов әйтүенчә җылылык өчен түләүләрнең артуы, аерым алганда, җылылык белән тәэмин итүнең сыйфатын арттыру, төзекләндерү програмнарын тормышка ашыру, Ягулык энергеника комплексы (ТЭК) оешмалары өчен газны күпләп сатып алу бәяләренең артуына бәйле.

  • Русия төзелеш министрлыгы бәяләмәсенә күрә, 2030 елга кадәр коммуналь инфраструктураны төзекләндерүгә дүрт триллион сумнан алып, тугыз триллион сумга кадәр кирәк булачак. Бу — федераль бюджетның 2024 елга планлаштырылган хәрби чыгымнарыннан азрак. Шул ук вакытта хакимиятләр торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә чыгымнарны ике тапкыр киметмәкче иде.
  • 2025 елның 1 июленнән Татарстанда да торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне 17,5-22,3 процентка арттырмакчылар.
  • 2022 елда коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрне ике тапкыр күтәргәннәр иде: июльдә һәм декабрьдә.
  • Моңарчы киләсе елның июленнән Русиядә электрга бәя нык артачагы хәбәр ителгән иде. Утка бәяләр иң күбе — 20 процентка диярлек Пермь краенда, Мордовиядә, Кемер һәм Чиләбе өлкәләрендә, Төньяк Осетиядә артыр дип көтелә, диелде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!