Былтыр русияләр сугышка үзләренең дүрт меңнән артык коралын тапшырган

Иллюстратив фото

Фронтка иң күп коралларны Мәскәү, Чиләбе, Ростов өлкәләреннән һәм Байкал аръягыннан җибәргәннәр диелә.

2024 елның маеннан декабренә кадәр русияләр "махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен" (Украинага һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай дип атый — ред.) үзләренең 4,3 меңнән артык шәхси коралын тапшырган. Моны Росгвардия матбугат хәбәрләрен һәм медиада чыккан хәбәрләрне анализлап "Вёрстка" ачыклаган.

Сугышка кешеләрнең үзләре теләп биргән коралларын гына түгел, канунсыз корал саклаучылардан тартып алынганнарын да, шулай ук кирәкмәгәннәрен дә җибәрәләр — алар келәтләрдә ята, дип яза басма.

2022 елның 24 февраленнән алып 2024 елның уртасына кадәр кешеләр сугыш ихтыяҗлары өчен корал тапшырмаган диярлек. Ә 2024 елның маеннан октябренә кадәр Русиянең 20 төбәгеннән сугышка кимендә 1,3 мең корал тапшырганнар.

Октябрь аенда Росгвардия корал әйләнеше өлкәсендә авыр булмаган хокук бозулар кылучыларга "амнистия" игълан иткән иде. Әгәр бу кешеләр коралларын "махсус хәрби операция ихтыяҗларына" тапшырса, аларны җаваплылыктан азат итәчәкләре әйтелде.

Бу хәлдән соң фронтка җибәрелгән коралларның саны ике тапкырга диярлек арткан, ноябрь белән декабрьдә русияләр сугышка кимендә 3021 корал тапшырган.
Фронтка иң күп коралларны Мәскәү, Чиләбе, Ростов өлкәләреннән һәм Байкал аръягыннан җибәргәннәр диелә.
Былтыр август аенда Башкортстанның Сибай шәһәре хакимият башлыгы Азамат Юлдашбаев Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләргә җибәрү өчен халыктан утлы корал җыя башлаган иде. "Сугышчыларыбыз сораганга, сивил кулланылыштагы шома көпшәле коралларны җыюны игълан итәбез (күп зарядлы мылтык, карабиннар). 12 калибрлы булса әйбәт, аларга ядрәләр дә кирәк", дип мөрәҗәгать итте ул халыкка. Түрә әйтүенчә, бу корал пилотсыз очкычларга каршы нәтиҗәле кулланыла.

  • Русиядә сугышка киткән ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Мобилизация вакытында да алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә ди Transparency International оешмасының Русия бүлеге җитәкчесе Илья Шуманов.
  • Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!