Bloomberg: Эрдоган Украинадагы сугышны туңдырып тору планы әзерләгән

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган

Аерым алганда Эрдоган Украина президенты Владимир Зеленскийга "Путинга юл куеп", НАТОга керүне кимендә ун елга кичектерергә тәкъдим итәчәк. 

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Украинадагы сугышны туңдырып тору планы әзерләгән. Ул аны бүген, 18 ноябрьдә Рио-де-Жанейродагы Зур егермелек (G20) җыенында тәкъдим итәчәк, дип җиткерә чыганакларына сылтама белән Bloomberg.

Агентлык әңгәмәдәшләре әйтүенчә, Эрдоган Украина президенты Владимир Зеленскийга "Путинга юл куеп" НАТОга керүне кимендә ун елга кичектерергә тәкъдим итәчәк.

Шулай ук Донбассның көнчыгышында коралсызландырылган зона булдырып, анда "өстәмә гарантияләр сыйфатында" халыкара гаскәрләрне урнаштырырга тәкъдим ителә. Эрдоган планының тагын бер пунктында Украинаны НАТОга кермәскә риза булуы өчен, компенсация сыйфатында корал белән тәэмин итүне гарантияләү турында әйтелә.

Төркия түрәләре агентлыкка әйтүенчә, Украинага бу тәкъдимне кабул итү авыр булачак, әмма бу "иң тормышка ашардай алым", ди алар. Төркия Русия басып алган җирләрнең язмышы турындагы сөйләшүләрне кичектереп торырга, атышны тотрыклы рәвештә туктатуга игътибар бирергә кирәк дип саный.

Bloomberg искәртүенчә, бу тәкъдим Украинаның кайбер беректәшләренә: илнең НАТОга керүе Кремль белән турыдан-туры низагка китерәчәк дип санаучыларга ошарга мөмкин.

Эрдоган Зеленскийны Истамбулдагы тынычлык сөйләшүләренә килергә үгетли алырмын дип өметләнә, чөнки күзләү белешмәләренә күрә, әгәр хәрби хәрәкәтләр тукталмаса, якын айларда Украина күбрәк җирләрен югалтырга мөмкин, диелә.

Агентлыкка Европаның ике түрәсе Зеленскийга Путин белән компромисска барырга туры киләчәген танучылар артканнан арта бара, чөнки бер генә якның да хәлиткеч җиңү яулый алмаячагы билгеле булды, дигән.

Сугышны туктату теләге Русия ягына Төньяк Корея хәрбиләре кушылганнан соң артуы искәртелә. Зур егермелек әгъза-илләренең кайберләре Төньяк Корея Русиягә үзенең 100 меңгә кадәр хәрбиен җибәргән булырга мөмкин, дип бәяли.

Кремльдә Эрдоганның сугышны туңдырып тору тәкъдимен кабул ителмәстәй дип атадылар. Путин сүзчесе Дмитрий Песков Русия белән Төркия бу хакта фикер алышмаган иде диде.

  • Элегрәк Владимир Зеленский Путинга "юл куюлар" Украина өчен кабул ителмәстәй әйбер, ә Европа өчен бу "үз-үзеңне үтерү" булачак, дип белдергән иде. Шул ук вакытта ул Европа лидерларының кайберләре Киев мондый юл бирүләргә барырга тиеш дигән карарда булуын таныды.
  • Эрдоган үзенең тәкъдимен яңгыратачак Зур егермелек җыенында Украина белән Русия президентлары катнашмаячак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!