БМО махсус хисапчысының Русиядә кеше хокуклары өлкәсендәге вазгыять турында әзерләгән хисабына Баймактагы вакыйгалар да кергән

Баймакта колониягә хөкем ителгән активист Фаил Алсыновны хуплап узган каршылык чарасы. 17 гыйнвар 2024 ел

"Русия төбәкләрендә этник азчылыклар һәм асаба халыкларның протестлары рәхимсез рәвештә бастырыла", диелә хисапта.

БМОның Русиядә кеше хокуклары мәсьәләләре өлкәсендәге махсус хисапчысы Мариана Кацарова яңа хисабын чыгарды. Бу хисап белән ул иртәгә, 24 сентябрьдә Женевада, БМОның кеше хокуклары шурасының 57нче утырышында чыгыш ясаячак.

Әлеге хисапта аерым бер кызыл юл Баймактагы вакыйгаларга багышланган.

"Русия төбәкләрендә этник азчылыклар һәм асаба халыкларның протестлары, аеруча экологик хокукларны яклап үткән чаралар рәхимсез рәвештә бастырыла. Шундый тыныч чараларның берсе 2023 елның декабрендә, Башкортстан республикасында үткән иде. (Мөгаен мәхкәмә тыңлаулары башлануы турында сүз бара - ред.) Ул чакта активист Фаил Алсыновны нигезсез рәвештә "экстремизм"да гаепләп дүрт елга хөкем итүләренә ризасызлык белдерү өчен йөзләгән кеше җыелды. Протест чарасын рәхимсез рәвештә бастырдылар, анда катнашканнарның күпчелеге җәрәхәтләр алды, йөзләгәне кулга алында, кимендә бер кеше тоткарланганда һәлак булды. Протест белдерүчеләргә 163 административ һәм 80 җинаять эше ачылды. Шул вакыттан бирле протестта катнашучыларның икесе, фаразланганча тәртип саклау оешмалары тарафыннан җәфалаулар һәм көч басымы аркасында үлде, аларга каршы җинаять эшләре ачылган иде", диелә хисапта.

Русия хөкүмәте БМО махсус хисапчысының мандатын әле дә танымады һәм хезмәттәшлек итүдән баш тарта.

Быел июльдә "Чит илдәге Башкорт милли хәрәкәте комитеты" БМОның кеше хокуклары югары комиссарына, һәм халыкара хокук яклау оешмаларына башкорт, инглиз һәм урыс телләрендә мөрәҗәгать чыгарды.

Бу мөрәҗәгатендә оешма быел 17 гыйнварда Баймак шәһәрендәге вакыйгаларда катнашканнары өчен кулга алынган һәм эзәрлекләнгән бөтен кешеләрне дә сәяси тоткыннар дип танырга чакыра. Шулай ук кулга алынганнарны мөмкин кадәр тизрәк азат итү өчен Русия хакимиятләренә "басым ясауны", "милли активистларның һәм милли азчылыкларның хокукларын кыскан кешеләрне ачыклап, аларга санкцияләр кертүне" таләп итә.

Быел гыйнварда оешма дөнья җәмәгатьчелегеннән башкорт халкын Русия хакимиятләре золымыннан коткаруын сорады. Оешма хәзерге вакытта Башкортстан республикасында башкорт халкына каршы киңкүләм золымнар бара дип язды. Бу — башкортлар бердәм активист Фаил Алсыновны яклаганга күрә эшләнә диелә.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Быел гыйнварда Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • Кичә, 18 июльдә мәхкәмә "Баймак эше"ндә гаепләнүче Илшат Ульябаевны биш елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу - "Баймак эше" белән бәйле беренче хөкем карары булды. Idel.Реалиига бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.
  • "Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!