Изге Болгар җыены “рәхмәт” астында узды

Беренче тапкыр 1989 елда үткәрелгән Изге Болгар җыенында елдан-ел күбрәк халык катнаша. Быел анда 15 меңләп кеше килгән иде.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1121 еллыгына багышланган бу җыенда Татарстан җитәкчелеге, Русия төбәкләрендәге дин әһелләре, Ислам илләреннән кунаклар һәм эшмәкәрләр катнашты. Җыен Яңарыш вакыфының рәсми чаралары белән үрелеп барды Миңтимер Шәймиев Болгардагы эшләрнең ике ел эчендә тәмамланачагын әйтте. Шулай ук анда Болгар табибы Таҗетдин әл-Болгари өйрәтүләренә нигезләнгән дәвалау йорты да булачак.

Шәймиев рухи яңарышка йөз тота

Һиҗри ел исәбе буенча Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1121 еллыгы тантанасы яңгыр астында башланып китте. Камал театры артистлары һәм Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге дәүләт хоры чыгышларыннан соң сүз рәсми кешеләргә бирелде.

Җыенга килүчеләрне беренче булып Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Аннан соң сүзне шәйхелислам Тәлгат Таҗетдин алды. Ул хәер-догада булып, Татарстан дәүләт киңәшчесе, Республиканың тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу вакыфының Багучылар шурасы рәисе Миңтимер Шәймиевкә ханнар кия торган баш киеменә охшаш башлык кидертте.

Шәймиев чыгышын, “яңгыр“ сүзенең төрек телендә “рәхмәт” дигән мәгънәсе дә бар икән, димәк, бу Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, безнең уйларыбызның сафлыгына тагын бер кат инандыра”, дип башлады. Яңгыр астында басып торган халыкны бу дәртләндереп җибәрде.

Ул Болгардагы эшләрнең ике ел эчендә тәмамланачагын әйтте, шулай ук ел саен шушы мөнбәрдә очрашачакбыз, дип вәгъдә итте.
Татарстанның элекке президенты сүзләренчә, Болгар һәм Зөя утравын төзекләндерү проектлары туристлар үзәге генә булып кына калмаячак, ә рухи яңарыш үзәгенә дә әйләнәчәк. Татарстан эшмәкәрләре аның бу башлангычына актив кушылганнар – барлыгы 547 ширкәт вакыф исәбенә акча күчерергә теләк белдергән.

Шәймиев чыгышыннан соң тантананың рәсми өлешен Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти-шәех Равил Гайнетдин дәвам иттерде.
Аннан соң җитәкчеләр һәм кунаклар болгарларның ислам кабул итү уңаеннан төзеләчәк истәлекле корылмага нигез ташын салды.

Корылма Болгар җирендә булачак. Бу корылманың иганәчесе АКИБАНК ачык акционерлар җәмгыятенең идарә рәисе Илдар Галәветдинов инде эшнең башлануын хәбәр итте.


Шулай ук яңгыр астында үткән таш салу тантанасын Татарстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый төгәлләп куйды. Ташны әйләндереп алган дәүләт җитәкчеләре фоторәсемгә төшү өчен генә кулчатырларын җыеп тордылар.

Туристлар өчен җитди үзәк булырга мөмкин

Бу көнне Республиканың химаячелек эшчәнлеге буенча шурасы һәм “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу вакыфының Багучылар шурасының утырышы да булды. Ул Спас районының мәдәният сараенда үтте. Ә Болгар җыены Тәлгат Таҗетдин җитәкчелегендә Кече манара янында дәвам итте.

Утырышны Рөстәм Миңнеханов алып барды. Ул “Безнең һәркайсыбыз күңелендә шушы тарихи һәйкәлләр өчен канәгатьсезлек хисе йөртә иде. Аларны (тарихи һәйкәлләрне - Л. Ә.) эзләсәң дә табып булмый. Башка илләр, төйбәкләр үзләренә ниндидер урыннар, вакыйгалар уйлап чыгара, шунда туристлар җәлеп итә. Ә бездә Русия күләмендә җитди булган ике изге урын бар. Ул Болгар белән Зөя. Әлбәттә, бүген башлаган игелекле эшкә без барыбыз да кушылырга тиеш”, диде.

Аның сүзләренчә, алга киткән илләрнең эчке тулай керемендә туризм 30 %ка җитә, Русиядә 2 %. Безнең республикада бу сан 1,8 % икән. Болгар белән Зөя - дөнья күләмендә танылу алырлык туристлар өчен җитди үзәк булырга мөмкин, өстәвенә алар географик яктан да уңайлы урынга урнашкан.

“Болгар белән Зөяне торгызу - Татарстан халкының рухи өлгергәнлеген күрсәтә”

Утырышта төп чыгышны Миңтимер Шәймиев ясады. Ул Болгар белән Зөядә тарихи һәйкәлләрне төзекләндерү, торгызу эшләренең уңышлы башланып китүен билгеләде. Бу эшкә “Газпром-трансгаз-Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең һәм Татэнерго компаниясенең кушылуын да әйтте.


Аның сүзләренчә, Болгарның елга вокзалы бер үк вакытта музей комплексы да булачак. Аны финанслауны Татнефть үз өстенә алган. Шулай ук биредә 2 мең урынлык тирмәләр шәһәрчеге дә төзеләчәк. Аны Татэлектромаш башкарачак.

Көньяк капканы торгызу эшенә Русия Дәүләт думасы депутаты, “Нефтегаз”ны контрольдә тотучы Фоат Комаров һәм аның улы алынган. “Зенит” банкы Болгарда Кече манараны, Зөядә Сергий чиркәвен төзекләндерәчәк. Икмәк музеен республиканың 20 авыл хуҗалыгы ширкәте эшли.

Элекке президент Зөядәге корылмаларны төзекләндерү буенча иганәчеләрне дә санады. Алар арасында Дәүләт шурасы депутаты Равил Җиһаншин, Амур өлкәсенең элекке губернаторы Николай Колесов, “Бәхетле” кибетләр челтәренең җитәкчесе Мөслимә Латыйпова һәм башкалар бар. Шулай ук Казан вертолет заводы, КамАЗ, Ритэк, Нәфис-косметикс, ТАИФ, Ак Барс холдинг һәм тагын бик күп предиприятиеләр аерым корылмаларны төзекләндерергә алынган.

Татарстан президенты каршындагы торак вакыфы Болгар белән Зөядә 60-70ләп фатир төзиячәк. Болгарга кадәр юлны яңарту эшләрен юл-транспорт министрлыгы һәм Алексеевски районының юл төзү идарәсе башкарачак.

Дәүләт киңәшчесе Яңарыш вакыфына өлеш керткән бик күп эшкуарларны санады һәм аларга рәхмәт белдерде. Аерым кешеләрдән дә, районнардан да вакыф исәбенә акчалар күчүен әйтте. Бигрәк тә Кукмара, Буа, Кайбыч районы актив, диде ул. Ул бу проектны тормышка ашыруга зур өлеш керткән кешеләргә истәлекле билгеләр тапшыру һәм һәрбер катнашкан кешенең исеме махсус китапка кертеләчәген дә әйтте.

Миңтимер Шәймиев балаларга мәктәптән үк Болгар һәм Зөя турында тарихи мәгълүмат бирү кирәклеген дә искәртте.
Шулай ук бу эштә мәгълүмат чараларын да актив катнашырга чакырды. “Яңарыш” программасы Татарстан халкының рухи үсешендә яңа баскыч, андый мәсьәләләр киңкүләм мәгълүмат чараларының җитди игътибарына лаек”, диде ул.

Болгар – татар хыялы иде

Шәймиевнең президент вазыйфасыннан киткәч, Болгар һәм Зөя утравын төзекләндерүгә алынуын төрлечә аңларга һәм аңлатырга тырышып карадылар.Чыгышын йомгаклар алдыннан ул ни өчен нәкъ менә шушы урынны торгызырга алынуын да аңлатып китте.


“Без үзебезнең тарихи изге урыннарыбызны, Болгар дәүләтен торгызу белән шөгыльләнәбез. Болгар дәүләте булмаса, Казан ханлыгы булмас иде. Без тарихта татар исеме белән йөрибез икән, моны кадерләргә кирәк, моның белән горурланырга кирәк. Без Болгарны торгызып татар халкының гасырлар буена килгән хыялын тормышка ашырабыз, 922 елда Ислам динен үз иреге белән кабул иткәннәргә тарихи бурычыбызны кайтарабыз", диде Шәймиев.

Болгарда яңа җәмигъ мәчете төзеләчәк, аның проектын Кол Шәриф мәчетенең архитекторлары эшли. Болгарда 30 шәкерткә исәпләнгән мәдрәсә ачылачак. Бу мәдрәсә тора-бара Русия ислам университетының бер филиалы да булып китүе ихтимал. Болгарга шәйх-әл-ислам килеп йөриячәк, шуңа күрә, Шәймиев фикеренчә, монда аның резиденциясе дә булырга тиеш.

Иң соңгы яңалыкларның берсе – Шәймиев бу фикернең соңгы көннәрдә генә тууын ассызыклады – биредә дәвалау йорты да булачак. Дәвалау ысуллары XIII гасыр Болгар табибы Таҗетдин әл-Болгари өйрәтүләренә нигезләнәчәк.

Галимнәргә эш

Болгар җыенында Русиянең дин әһелләре түгәрәк өстәл сөйләшүе дә үткәрде. Ул Фәрит Мөхәммәтшинның Дәүләт Думасына Русиядә Ислам дине кабул ителгән көнне истәлекле көннәр исемлегенә кертү тәкъдиме белән бәйле. Моның белән кавказ мөселманнары килешмәгән. Алар Русиядә ислам дине кабул ителгән көнне Болгар дәүләтеннән башларга кирәкми дигән фикердә. Ислам Төньяк Кавказга VIII гасырда ук килгән ди алар.

Түгәрәк өстәлнең темасы – “Русиядә ислам: тарих һәм хәзерге заман” дип атала. Сөйләшүне журналистлар ишетә алмады. Әлегә Рөстәм Миңнехановның бу мәсьәләне хәл итүне галимнәргә калдыруы турында гына билгеле.