БРИКС җыены вакытында Казанда туристлар агымын мөмкин кадәр киметәчәкләр

Казан шәһәре. Архив фотосы

Сәяхәт агентлыклары билгеле бер чикләүләр булачагы турында алдан ук кисәтелгән.

Казанда БРИКС җыены вакытында туристлар агымын мөмкин кадәр киметәчәкләр. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшинга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

- Безнең сәяхәт агентлыклары билгеле бер чикләүләр булачагы турында алдан ук кисәтелгән иде. Шуңа бу өч көндә туристлар агымы нык киметелгән булачак. Моннан тыш, Болгар да, Зөя дә бар, шуңа күрә чара үткән вакытта, рәсми көннәрдә туристлар агымы мөмкин кадәр киметеләчәк, дигән ул.

Кичә, 14 октябрьдә, Илсур Метшин БРИКС җыены уздыру сәбәпле Татарстан башкаласында 22 октябрь 0:00 сәгатьтән 24 октябрь 23:59 сәгатькә кадәр юллар ябылып торачагын әйтте. Казан үзәгендәге алты урамның билгеле бер урыннарын тулысынча ябачаклар.

Татарстан журналистларына БРИКС вакытында сак эшләргә дигән күрсәтмә бирелде. Татарстан премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров "Сез нәрсә язуыгызны, нәрсә күрсәтүегезне аңларга тиеш. Бу саммит вакытында дәүләт башлыклары иминлеге белән бәйле. Шуңа да мин сездән үз очеркларыгызда, фикерләрегездә, фотоларда саграк булырга сорыйм. Болар барысы да дәүләт башлыклары һәм кунаклар иминлеге күзлегеннән каралачак", — дип әйтте.

  • БРИКС илләре җыены Казанда 22-24 октябрь көннәрендә узачак. Анда 33 ил катнашачак, шул исәптән 24 илнең дәүләт башлыгы киләчәк. Татарстанга беренче тапкыр Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерриш килер дип көтелә.
  • Казанда БРИКС хакына югары уку йортларында белем алучы студентларны тулай тораклардан чыгардылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!