БРИКС җыенында иминлекне көчәйтү өчен Казанга дистәләгән полиция машиналары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре китерелгән

Иллюстратив фото

Социаль челтәрләрдә полиция машиналары төялгән йөк машиналарының видеолары тарала. Шулай ук Казанда яшәүчеләр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен алып килгән автобусларны күргән.

Казанга өстәмә рәвештә дистәләгән полиция машинасы китергәннәр - аларны БРИКС җыены вакытында иминлекне тәэмин итү өчен кулланачаклар. 22-24 октябрьдә узасы җыенга моңа кадәр күрелмәгән санда югары дәрәҗәле кунаклары киләчәк, җирле тәртип саклаучыларның әзерлеге иң югары дәрәҗәгә китерелгән, дип яза "Бизнес Online".

Социаль челтәрләрдә полиция машиналары төялгән йөк машиналарының видеолары тарала. Басма хәбәренчә, Татарстан дәүләт автоинспекциясенең баш идапәсе бинасы каршысына эчке эшләр министрлыгының дистәләгән машинасын тезеп куйганнар. Шулай ук Казанда яшәүчеләр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен алып килгән автобусларны күргән.

Элегрәк Казан мэры Илсур Метшин БРИКС җыены - күңел ачу чарасы түгел, Татарстан башкаласында зур җаваплылык ята, дигән иде.

Шәһәр башлыгы мондый масштабтагы халыкара чараларда иминлек мәсьәләләренең дә кырыс регламентлары бар диде. Дүшәмбе көнне исә Метшин Казанга куәт оешмаларыннан һәм министрлыкларыннан тиешле тәҗрибәсе һәм осталыгы булган вәкилләр килүен әйтте.

БРИКС җыены алдыннан студентларны тулай тораклардан чыгардылар. Июнь ахырында университет ректоры Ленар Сафин БРИКС җыены уздырган вакытта Универсиада авылында куәт оешмалары вәкилләре яшәячәк дигән иде. Алар җәмәгать тәртибен сакларга киләчәк. Биредә алар 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр яшәячәк.

Казан көллиятләре һәм югары уку йортлары БРИКС җыены аркасында читтән торып белем бирүгә күчте. Азатлык радиосы Казанда БРИКС хакына югары уку йортларында белем алучы студентларны тулай тораклардан чыгарулары турында язды.

  • Казанда БРИКС җыены 22-24 октябрьдә үтәчәк. Анда 24 дәүләтнең башлыгы килер дип көтелә. Җыен вакытында шәһәрдә учак ягу, салют аттыру һәм бакчаларда мангалларда ризык әзерләү тыелды.
  • Казандагы кайбер оешмаларда эшләүчеләргә машиналары "иске, күгәргән, артык көчле тавыш чыгара торган" булса, җәмәгать транспортына күчеп утырырга кушканнар. Яки "шәһәрнең тышкы кыяфәтен бозмас өчен" аларга машиналарын ерактарак, ишек алларында калдырырга мөмкин дигәннәр.
  • Илсур Метшин БРИКС җыены уздыру сәбәпле Татарстан башкаласында 22 октябрь 0:00 сәгатьтән 24 октябрь 23:59 сәгатькә кадәр юллар ябылып торачагын әйтте. Казан үзәгендәге алты урамның билгеле бер урыннарын тулысынча ябачаклар.
  • Татарстан журналистларына БРИКС вакытында сак эшләргә дигән күрсәтмә бирелде. Татарстан премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров "Сез нәрсә язуыгызны, нәрсә күрсәтүегезне аңларга тиеш. Бу саммит вакытында дәүләт башлыклары иминлеге белән бәйле. Шуңа да мин сездән үз очеркларыгызда, фикерләрегездә, фотоларда саграк булырга сорыйм. Болар барысы да дәүләт башлыклары һәм кунаклар иминлеге күзлегеннән каралачак", — дип әйтте.
  • Казан активистларына БРИКС җыены узган чакта халык чаралары уздырырга ярамау турында кисәтүләр тапшырганнар. Әгәр активист өйдә булмаса, аңа "канун бозарга ярамавы турында кисәтү" алу өчен прокуратурага барырга кушкан чакыру кәгазе калдыралар.
  • Быел сентябрь ахырында Казанда БРИКС җыены алдыннан журналист Наилә Муллаевага кисәтү ясау өчен куәт оешмалары вәкилләре килгән иде. Аннан БРИКС җыены узганда - октябрь аенда нишләргә җыенуын да сораштырганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!