БРИКС саммиты аркасында Казан студентларын өч атнага "дистант"ка күчерәләр

Иллюстратив фото

7 октябрьдән башлап 27сенә кадәр Казандагы көллият, техникум һәм югары уку йортлары укуның дистанцион форматына күчәчәк: сәбәбе — 22-24 октябрьдә Татарстан башкаласында узачак БРИКС саммиты.

Ул хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.

КФУда көндезге уку 1 ноябрьдә генә башланып китәчәк, 1 сентябрьдән алып 17 октябрьгә кадәр студентлар уку материалларын мөстәкыйль рәвештә үзләштерер дип планлаштырыла, ә 18-31 октябрьдә ике атналык каникул булачак.

Моннан кала, саммит аркасында мәктәп укучылары һәм студентларның каникул вакытлары да үзгәрәчәк. Шулай да, Һадиуллин сүзләренчә, өстәмә ял булмаячак.

— Казанда каникул 21-28 октябрьдә узачак, ә баштарак 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр булыр дип планлаштырылган иде. <…> Көллият һәм техникумнар 7-27 октябрьдә дистанцион режимда укытачак. Югары уку йортлары белән дә хәл шул ук, — дип китерә министр сүзләрен "Пруфы" басмасы.

  • Май аенда "Гроза" басмасы Универсиада авылында яшәүче студентларга 30 августка кадәр тулай-торактан китәргә кирәк булачак дип язып чыккан иде. Студентлар сүзләренчә, бу БРИКС саммиты белән бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!