Буа театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриевка театрга баруны 2025 елга кадәр тыйганнар

Раил Садриев

Мәхкәмә карарына ярашлы Садриевка театрга бару, шаһитләр белән аралашу һәм яши торган урыныннан төнлә чыгу тыелган.

Бүген, 31 октябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Буа драма театрының сәнгать җитәкчесе, халык артисты Раил Садриевка чикләү чарасын озайткан. Аңа билгеле бер гамәлләр 2025 елның 1 гыйнварына кадәр тыелачак, дип җиткерә мәхкәмә залыннан "Бизнес Online" хәбәрчесе.

Мәхкәмә карарына ярашлы, Садриевка театрга бару, шаһитләр белән аралашу һәм яши торган урыныннан төнлә чыгу тыелган. Тикшерүче мәхкәмәдән бу чикләүләрне беренчел тикшерү барган вакытта озайтуны сораган.

Садриевка чикләүләр чарасын өченче тапкыр озайттылар.

Раил Садриев быел 20 майда тоткарланды. Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, 2023 елда Татарстан районнарында "Дәрвиш"не куеп йөргән чакта, кимендә өч тапкырында билетлардан килгән акчаны Буа драма театры түгел, ә Садриевның хатыны — Эльвира Садриева исеменә рәсмиләштерелгән индивидуаль эшмәкәрлек (ИП) алып барган. Шул рәвешле 450 мең сум үзләштергәннәр, дип фаразлана.

"Бизнес Online" мәгълүматынча, Садриев гаебен танымый.

  • 28 майда Татарстан язучылар берлеге идарәсе 450 мең сум үзләштерүдә шикләнелүче Садриевны яклап ачык хат белән чыкты. Русия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе башлыгы Валерий Липскийга язылган ачык хатны Язучылар берелеге исеменнән оешманың рәисе Ркаил Зәйдулла имзалаган. Мөрәҗәгатьтә ул аны театрга йөрүдән читләштермәүне сорый.
  • "Раил Илдар улы бар көч-егәрен куеп иҗтиһат иткән, гомерен багышлаган театр эшчәнлегеннән читләштерелде. Бу – республикабызның театры, әдәбияты һәм сәнгате өчен дә авыр сынау булып тора. Без әлеге эшнең гадел рәвештә каралуына ышанабыз, һәм Сездән, хөрмәтле Валерий Андреевич, Раил Садриевка һөнәри эшчәнлеген дәвам иттерүдә булышлык күрсәтүегезне үтенәбез. Ул безнең республикабызның да, илебезнең дә лаеклы мәдәният эшлеклесе булып тора", диелә ачык хатта.
  • 24 майда Татарстан театр әһелләре дә Раил Садриевны яклап Тикшерү комитетына ачык хат белән чыкты.
  • Май ахырында исә Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан хәрбиләре республика президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать яздырган иде. Алар Миңнехановның Садриевка ачылган җинаять эшенә тыкшынуын сорады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!