Шулай ук тоткыннарны гигиена нормаларына каршы килеп, бер үк машина белән кырынырга мәҗбүр иткәннәр диеләр.
Самардагы 1нче тикшерү изоляторына өлкәдәге Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) җитәкчесе килгәннән соң, бөтен тоткыннарга сакалларын кырып атарга мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта "Арестанты" хокук яклау проекты җиткерә.
Сакалларын кырудан баш тарткан тоткыннарга махсус блокка ябабыз дип янаганнар, анда аларны махсус көчләр хезмәткәрләре барыбер мәҗбүри кырындырыр иде, дип искәртелә хәбәрдә. Шулай ук тоткыннарны гигиена нормаларына каршы килеп, бер үк машина белән кырынырга мәҗбүр иткәннәр диелә.
Басма искәртүенчә, бу көннәрдә Җәзаларны үтәү федераль хезмәте үзенең хезмәткәрләренә ислам белеме лекцияләре укыган.
- Русия җәзаларны үтәү оешмаларында мондый очраклар даими булып тора. Былтыр августта хокук яклаучылар Ульян өлкәсенең Мәләкәс төрмәсендә мөселман тоткыннарны мәсхәрәләүләрен җиткергән иде. Алар тоткыннарны мәҗбүри кырындыра, аларны дин һәм милләтләре ягыннан мәсхәрәли, кыйный һәм намаз укырга бирми, диелде.
- Шулай ук аннексияләнгән Кырымда кулга алынган активист Ахметхан Умеровны тикшерү изоляторында сакалын кырырга мәҗбүр иткәннәр иде.
- Быел җәй көне Русия колонияләрендә тоткыннарның тотык алу очраклары булды.
- 2024 елның августы ахырында Волгоград өлкәсенең Суровикино шәһәрендә, дисциплинар комиссия утырышында 19нчы колония тоткыннары андагы хезмәткәрләрне тотык итеп алган иде. ФСИНның дүрт хезмәткәре үлде.
- Куәт оешмалары вәкилләре колонияне штурмлап, бөтен тотыкларны азат итте. Росгвардия дүрт һөҗүмче дә үтерелде дип белдерде.
- Июньдә Ростовның 1нче тикшерү изоляторындагы ике хезмәткәрне алты кеше тотык итеп алды. Һөҗүмчеләр арасында террорчылык белән бәйле җинаять эшләре фигурантлары бар, алар Русиядә тыелган Ислам дәүләте террорчы оешмасы тарафдарлары, дип җиткерелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!