Татарстанның тарифлар дәүләт комитетына Чаллыда юл йөрү бәясен 45 сум итү тәкъдиме белән гариза җибәрелгән. Шул ук вакытта ничек итеп түләсәң дә, бу бәя бер үк булачак дип ниятләнә. Бу хакта Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәләхов әйтте, дип яза "Бизнес Online".
Бу — Казандагы юл йөрү бәясеннән дә кыйбатрак. Тарифны раслау карарын 20 декабрьгә кадәр кабул итәргә тиешләр.
Чаллы башкарма комитеты бәяләмәләренә күрә, бүгенге көндә бер юлыны йөртүнең чын бәясе — 71 сум. Аермасын шәһәр бюджетындагы калган акчалар белән компенсациялиләр. Юлчы ташучы транспорт ширкәтләренә дотацияне ике ел элек түли башлаганнар һәм моның бәясе нык арта бара диелә. 2022 елда ул 71 млн сум булган, 2023тә — 168 млн, ә 2024 елда — 328 миллион сум.
- 2024 елның 1 гыйнварыннан Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясен 42 сум итеп күтәреп куйдылар. Банк картасы белән түләү 38 сум булды. "Бизнес Online" мәгүлүматынча, хәзерге вакытта тарифлар дәүләт комитетында Казандагы юл йөрү бәясен 45 сум итү турындагы гариза да ята.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!