Чехия парламентының Югары пулаты кырымтатар сөргенен геноцид акты дип таныды

1944 елда сөрелгән кырымтатарларның портретлары күргәзмәсе. Рига, Латвия. Архив фотосы

2023 елда Чехия президенты Петр Павел Кырым ярымутравыннан кырымтатарларны сөрүне дәүләт дәрәҗәсендә хөкем итәргә кирәк, дип белдергән иде.

Бүген, 18 декабрьдә, Чехия парламентының Югары пулаты (Сенат) 1944 елгы кырымтатар сөргенен геноцид акты дип таныды.

2023 елда Чехия президенты Петр Павел Кырым ярымутравыннан кырымтатарларны сөрүне дәүләт дәрәҗәсендә хөкем итәргә кирәк, дип белдергән иде.

Шул ук вакытта 16 октябрьдә Эстония парламенты да кырымтатар сөргенен геноцид акты дип таныды.

  • 80 ел элек, 1944 елның 18 маенда, Иосиф Сталин карары белән бөтен кырымтатарларны ярымутраудан мәҗбүри сөрәләр һәм терлек ташый торган вагоннарда Үзәк Азиягә җибәрәләр.
  • Бу авыр юлда меңләгән кеше үлеп кала, сөрелгәннәрнең өчтән береннән артыгы килеп җиткәч үлә. НКВДның Сталинга суккан телеграммасында 180 меңнән артык кешене сөрүләре әйтелгән. Әмма Кырымтатарларның милли хәрәкәте мәгълүматынча, Кырымнан барлыгы 420 меңнән артык кешене сөргәннәр.
  • Быел сентябрьдә Киевта кырымтатар халкы геноциды корбаннары истәлегенә мемориал ачылды.
  • 2014 елдан соң Кырымда кырымтатарларның сөргенлек корбаннарын искә алу массакүләм матәм чаралары тыелды. Бу көн, кырымтатар байрагы көне кебек, хакимият контролендә үза башлады.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!