Cугыш барганда Русия мәхкәмәләре гаскәрне "кимсетү" һәм аның турында "фейклар" тарату өчен 240 млн сумлык штраф салган

Иллюстратив фото

Бу акчаларның 220 млн сумга якыны - гаскәрне "кимсетү" турындагы административ беркетмәләргә туры килә.

Мәскәүнең 2,5 ел буе Украинага каршы алып барган сугышы дәвамында русияләрне һәм чит ил ватандашларын гаскәрне "дискредитацияләү" турындагы административ һәм җинаять маддәләре, шулай ук гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату турындагы җинаять маддәсе нигезендә 241 миллионлап сумга штрафка тартканнар. Моны Югары мәхкәмә каршындагы мәхкәмә департаменты белешмәләренә таянып, "Вёрстка" исәпләп чыгарган.

Бу акчаларның 220 млн сумга якыны - гаскәрне "кимсетү" турындагы административ беркетмәләргә туры килә. 2022 һәм 2023 елда бу маддә нигезендә 190 млн сумлык штраф салган булганнар. 29,8 млн сумны исә 2024 елның беренче ярты еллыгында сукканнар.

2,5 ел эчендә мәхкәмәләргә "дискредитацияләү" турында 1226 административ беркетмә кергән. 980 кешегә җәза биргәннәр. Шуларның 251е - хатын-кызлар, 29ы - чит ил ватандашлары.

Сугыш барганда гаскәр турында "фейклар" тарату һәм аны кабаттан "кимсетү" турындагы җинаять маддәләре нигезендә 21 млн сумлык штраф бирелгән. Шуларның биш миллион сумга якыны - 2024 елда.

2024 елның беренче яртысында "фейклар" таратуда гаепләп 39 кешене хөкем иткәннәр. Аларның өчесенә төп җәза буларак гомуми күләмдә 2,2 млн сумлык штраф бирелгән. "Важные истории" искәртүенчә, бу вакыт эчендә Русия гаскәрен кабат "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 28 кешене хөкем иткәннәр, аларның күбесенә - 19 кешегә барлыгы 2,6 млн сумлык штраф салынган.

  • Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Бу маддә нигезендә, мәсәлән, Украина президенты Владимир Зеленский турында күргән төшен сөйләгән өчен Чита егетен штрафка тарттылар.
  • Гаскәрне "кимсетү" маддәсе 2022 елның мартында гамәлгә кертте. Гражданнар өчен штраф күләме - иң күбе 100 мең сум, вазифаи затларга - 300 мең сум, юридик затларга - бер миллион сум. Гаскәрне бер ел эчендә тагын бер тапкыр "дискредитацияләү"дән соң Русия куәт оешмалары Җинять кодексының 280.3нче мадәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкин.
  • Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
  • Башкортстанда да мондый очраклар турында даими хәбәр ителә. Әйтик Иглин районара мәхкәмәсе 75 яшьлек Зәйнулла Гаджиевны армияне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм 100 мең сум штраф салды.
    Уфадагы мәхкәмә сугышка каршы постлары өчен Дмитрий Шаталинга 30 мең сум штраф салган иде.
  • Башкортстанда әләкләү очраклары да булып тора. Былтыр июнь аенда башкортларны Украинага "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерде. Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!