Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, галим Дамир Мөхетдинов Русиядәге рәсми тарих урыс булмаган халыкларны кимсетә һәм бер милләт — урысларны күзаллап кына язылган дип белдерде. Бу хакта ул Екатеринбургта узган "Юллар һәм илләр: Тарихи динамикада Көнчыгыш цивилизацияләре" дип аталган II Халыкара фәнни конференциядә чыгыш ясады. Аның нотыгы мөфтиятнең рәсми сайтына эленде.
Аныңча, Русиядә һәрвакыт, шул исәптән бүген бөтен халыкларны "урыс" дип атарга чакыручылар булган. Бу киләчәктә "Русия җәмгыяте һәм дәүләте өчен җимергеч нәтиҗәләргә" китерергә мөмкин.
Мондый күренеш аеруча Русиянең рәсми тарихында чагылышы таба ди ул. Үз нотыгында Мөхетдинов этноцентризмга нигезләнгән тарихны тәнкыйтьләде. Аның сүзләренчә, Русия тарихын, гадәттә, иске Киев Русеннән генә башлап тасвирлыйлар, башка халыкларның һәм мәдәниятләрнең тарихын игътибарсыз калдыралар.
— Бүген дәреслекләрдә Хәзәр каһанлыгы һәм Алтын Урда тарихы чит һәм дошман күренешләр буларак күрсәтелә. Гади итеп әйткәндә, заманча ул болайрак яңгырый: "славяннарга нәрсә начар булса, Русиягә дә ул начар була", — диде ул.
Мөхетдинов урыс кенәзлекләренең күпчелеге Алтын Урдага буйсынуын һәм ханнар белән тыгыз элемтәләр коруын искә төшерде. Әмма рәсми тарихта бу вакыйгалар әле дә "изү" дип бәяләнә, ди ул.
— Нигә без Русь җирләренең Алтын Урдага кушылуын "кара сәхифәләр" итеп күрсәтәбез һәм Алтын Урда чорын һаман да "изү" дип атыйбыз? Бу зур территорияләрнең берләшү, мәдәни һәм икътисади алмашу, тотрыклык чоры булган "алтын вакыт" булмаганмы? Мин бер генә җавап күрәм: Русия тарихының этноцентрик концепциясеннән чыгарга теләмиләр, — диде ул.
Ул мисал итеп Кытайны китерде. Аныңча, кытай дәүләте үзенең тарихына һун, монгол һәм маньчжурларга ят әйбер буларак карамый.
— Ни өчен бүгенге татарлар, бурят яки чечен кешеләре мәктәптә "Ватан тарихы" курсында урыс тарихын укыганда үз халкының тарихына шикләнеп карарга тиеш? Бу бит мәктәптән үк башлап, халыклар тигезлегенә нигезләнгән Русия гражданлыгын оештыруда өстәмә киртәләр тудырмыймы?
Дамир Мөхетдинов этноцентризмнан китәргә, башка халыкларның да тарихтагы өлешен күрсәтергә чакырды.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң тарих һәм тарихи хәтер идеологик пропаганда буларак кулланыла башлады. 2023 елдан укучылар тарих дәресендә әлеге сугышны Русия президенты Владимир Путин карашыннан чыгып өйрәнә, барлык мәктәпләр дә бердәм програм нигезендә укыта, балалар хәрби әзерлек уза һәм хезмәткә тартыла. Мисал өчен, тарих дәреслегендә Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы "махсус хәрби операция" дип атала, ә аның максаты – "Донбассны саклау һәм Русия иминлеген тәэмин итү" диелә.
Быел Русия президенты Владимир Путин президент инаугурациясеннән соң икенче көнне үк тарих белеме өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләре турында фәрман имзалады. Тарих хәзер дәүләт тарафыннан көйләнүче эшчәнлек: тарихи вакыйгаларны тегеләй йә болай аңлатулар булмаячак, Кремль ничек куша, шулай гына була ала.
Тарихчы Камил Галиев сүзләренчә, бүген Русия тарихы, шул исәптән тарихи вакыйгалар хакимият уйлап чыгарган тарихи мифларга нигезләнгән.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!