18 май Казанда 14нче тапкыр Русия татар дин әһелләре җыены узды. Очрашуга илнең 77 төбәгеннән меңнән артык делегат җыелды. Русия оккупациясендә калган Украина җирләреннән дә русия тарафлы дин әһелләре чакырылган иде. Алар сугышта яңа шәһәрләрне яуларга чакырды. Шул ук вакытта мөселманнарны борчыган проблемнар — мәчетләрнең ябылуы, мәктәпләрдә яулык кию, дини китапларны тыю кебек кискен мәсьәләләр күтәрелмәде. Мөфти Нәфигулла Әширов кына татарларның саны кимүенә һәм татарларны төрле төркемнәргә бүлергә теләүләре турында борчылуын белдерде. Азатлык дин әһелләре җыенында яңгыраган төп фикерләрне барлады.
"Путин саулыгына бер дога!"
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, узган җыеннардагы чыгышларын кабатлагандай, Украинадагы сугышны искә алудан һәм анда "безнең егетләребез юлбарыс кебек көрәшә" дип әйтүдән башлады.
— Сугыш кырында, окопларда һәрдаим имамнарыбыз белән бергә атакайлар да "махсус хәрби операциянең" безнең җиңү белән тәмамлануына, егетләребезнең исән-имин өйләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтуларына дога кыла, хәтта үзләре дә һәлак була, — диде ул.
Шуннан соң ул Русия президенты Владимир Путинның кабат сайлануын искә алды һәм аның "исән-имин, сәламәт булуына, Русияне уңышлы итеп алга таба алып баруына" дога кылырга тәкъдим итте.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин укыган догада Путин исеме яңгырамады. Ул бары "җитәкчеләребезгә ихлас ниятләрен тормышка ашырырга ярдәм ит" дип сорады. Шулай ук "сугыш кырларында хезмәт итүче милләттәшләребез һәм барлык дин кардәшләребез" өчен дә дога кылды.
Дога укылганнан соң Русия вице-премьеры Марат Хөснуллинга сүз бирелде. Чыгышының ахырын ул татар телендә укып тәмамлады. Үз нотыгында вице-премьер Русиянең нацизмга каршы көрәшүе турында сөйләде.
— Без җиңел вакытта очрашмыйбыз, — диде ул. — Ислам дөньясы авыр сынау уза. Якын Көнчыгышта вазгыять кискенләште. Изге китапларда язылган әхлак нормалары юыла. Бу хәл нацизмның таралуына, халыклар арасында таркаулыкка китерә. Русия актив төстә моңа каршы көрәшә.
"Татар бетә-бетә дигәндә дә яңадан калкып, үсеп чыккан"
Русия Диния нәзарәте мөфтие Равил Гайнетдин татар милләте яңадан калкып чыгачак дигән ышануын белдерде.
— "Татар" этнонимы дөньяда иң борынгылардан санала, үзен татар дип таныган милләт безнең эрага кадәр үк оешкан. Татарлар күп төрле тарихи дәверләрне үткән, байлыгын да тапкан, шөһрәтен дә казанган, михнәтен дә, сугыш ачысын да күргән. Татар бетә-бетә дигәндә дә яңадан калкып, үсеп чыккан, чыныккан, ныгыган. Без бүген дә үз аякларыбызда нык басып, үз туган җиребездә көн күрәбез, балалар үстерәбез. Аллаһка буйсынучылардан, Аңа итәгать итүчеләрдән булсак, без киләчәктә дә сакланырбыз, яңарыш табарбыз, үрчербез, югалмабыз, Аллаһ боерса, — диде ул.
Гайнетдин быел Мәскәүдәге Тарихи мәчетнең 200 еллыгы билгеләп үтеләчәген әйтте. Бу уңайдан ул гыйбадәтханәгә багышланган китапны Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка бүләк итте.
Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин кыйямәт көне якынлашуга ишарәләде.
— Бик күпләр аптырауда, чөнки бүген дәүләтләр арасында кара-каршы тору искиткеч кискен дәрәҗәгә җитте. Әллә кыйямәт микән дип сораучылар да әз түгел, ләкин без моңа җавап бирә алмыйбыз, — диде ул.
Таҗетдин бу сорауга Мөхәммәт пәйгамбәр дә җавап белмәвен, ләкин бу вакытның "дәүләтләр, милләтләр, халыклар арасында өлфәт-мәхәббәт киткәч" җитүен әйтте.
Аныңча, Русия барлык дәүләтләр арасында "үрнәк күрсәтүче" булып аерым урын алып тора. Украинадагы сугыш — соңгы 100 елда инде өченче сугыш, диде ул. Тәлгать Таҗетдин сугышка имамнарның да җибәрелүе, мәхәлләләрнең сугышка хезмәт итүе турында сөйләде.
"Без татарларны бүлү тырышлыгына бирешергә тиеш түгел"
Русиянең Азия өлеше Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла Әширов 2021 елда Русиядә узган җанисәпне искә алды. Аның нәтиҗәсенә күрә, соңгы 10 елда татарлар саны 600 мең кешегә кимеде.
Әширов сүзләренчә, кавказ халыклары белән чагыштырганда, татарлар "авыр хәлдә" кала. Ул Татарстан мөфтиенә гадәти булмаган карар кабул итәргә тәкъдим итте.
— Камил хәзрәткә бер фәрман чыгарыргамы, юкмы инде, — ди ул. — Мөфтиләр, имамнар өйләнешеп, 10 баладан ким бала тудырмасын дигән фәрман чыгармыйча булмый инде (залда көлүләр һәм алкышлар).
Аныңча, бүген татарны төрле төркемнәргә бүләргә телиләр.
— Бүген төрле-төрле оешмалар төзелә. Болары — мишәрләр, болары — себерләр, болары — фәләннәр. Без моңа бирешергә тиеш түгел. Безнең татар милләтенә үз исеменнән оялырга бер сәбәп юк. Без — татарлар, бөек дәүләтләр төзеп яшәгән халык. Иншалла, киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә милләтебезгә дәвам итәргә, көчәергә, куәтләнергә насыйп итсен.
Әширов сүзләренчә, татарлар Эчкен авылына ярдәм күрсәтүдә үзенең бердәм милләт булуын күрсәткән. Әмма бүген Себердәге татар авыллары авыр хәлдә ди ул.
— Алар арасында Әшеван дигән авылны истә калдырыгыз. 1226 елгы, Себер ханлыгы вакытында, Алтын Урда чорында булган авыл. Барысы да су астында калды. Безнең шәехләрнең каберләре су астында калды. Бу фаҗигадән Аллаһы Тәгалә сакласын. Без Татарстан, Татар конгрессы белән сөйләштек. Анда да читтә калмыйбыз диделәр. Безнең татар милләтенең җитәкчеләре булган әфәнделәребезгә халкыбызны шул юлны алып барырга көч-куәт бирсен, — дип тәмамлады мөфти сүзен.
"Безгә белгечләр җитми"
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин дин өлкәсендә кадрлар мәсьәләсе кискенләште дип белдерде.
— Татар-мөселман җәмәгатьчелегендә бүген белгечләр җитми. Алар әзерләнә, әмма килеп туган ихтыяҗ тулысы белән капланмый. Шул нисбәттән сезне Татарстанга килеп гыйлем алырга чакырам, — диде ул имамнарга.
Сәмигуллин сүзләренчә, Татарстанда ислам финанслары белгечләренә кытлык зур.
— Бүгенге көндә Русиядә AAOIFI (Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы - ред.) сертификатына ия булган барлыгы 11 белгеч бар, шуларның 7се – Татарстаннан, шуларның 5се – Голәмә шурасы әгъзалары, — дип санап китте ул. — AAOIFI – финанс оешмаларның ислам өлкәсендә эш таләпләрен һәм кагыйдәләрен билгеләүче халыкара дәрәҗәдәге аудитор. Бүген Казанда РИИда AAOIFIның имтихан үзәге эшли. Шуңа күрә теләге булган һәркем Казанга килеп бу белгечлек буенча укый һәм эшли ала.
Моннан тыш, ул Коръән белгечләрен әзерләүдә дә кыенлыклар булуын әйтте. Аныңча, хәзер татарлар арасында 4 курра хафиз гына бар. Курра хафизлар ул — Коръәнне 10 кыйраәт белән яттан укый белүче галимнәр, ди ул.
Татарстан мөфтие татар-мөселман өммәтендә каллиграфларга ихтыяҗ бик зур дип саный.
— Мәчетләр төзелеп, аларны бизәү эшенә килеп терәлгәч, бу кытлык аеруча сизелә. Кызганычка каршы, кайчак бизәлешләр бик түбән дәрәҗәдә башкарыла. Югыйсә, Казанда РИИда каллиграфлар әзерли торган үзәк эшли. Үзебезнең белгечләр бу эшне югары дәрәҗәдә башкарып чыга ала, — ди ул.
"ДНР" "мөфтие": "Бездән киткән мөселманнар бик күп"
Бу юлы җыенда Русия оккупациясендә калган һәм фетнәчеләрнең "ДНР" "мөфтие" Рәшит Брагинга сүз бирелде. Хәзерге вакытта әлеге мөфтият Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Русия Диния нәзарәтенә буйсына. Ул чыгышын татарча алып барды.
Үз нотыгында Брагин Равил Гайнетдингә, Мәскәүдән китаплар һәм башка кирәк-яраклар, кешеләр җибәрүләренә рәхмәт сүзләре әйтте.
Ул Украинаның кануни шәһәрләрен Русиягә оккупацияләргә чакырды.
— Крамоторски әле азат ителмәгән, Русиягә кушылмаган. Андый шәһәрләр бар: Крамоторски, Славянски, Константиновка… Андагы мөселманнар куркалар. Алар сез кайчан киләсез дип шалтыраталар. Бу шәһәрләрдә мәчетләр бозылган. Миналар, снарядлар белән мәчетләр юк. Исемлекләре бар, телефоннары бар, кем татарча, кем үзбәкчә сөйли. Куркалар. Авдеевка азат ителде, анда да мөселманнар бар, мәчет төзергә урын сорарбыз, — диде ул.
Рәшит Брагин Русия хәрбиләренә ярдәм итүен, окопларда намаз укуларын сөйләде.
— Бер проблем бар — бездән киткән мөселманнар бик күп. Әкертен генә кире кайталар. Документларын алырга булышабыз, — диде ул.
"ДНР" вәкиле чыгышыннан соң Васил Шәйхразиев сугышның "җиңү" белән тәмамлануын теләде.
"Тарихи карашларга туры килмәгән фикергә иярү күзәтелә"
Башкортстанда Дөнья татар конгрессы вәкиле, Уфадагы "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин кайбер мөселманнарның мәзһәбне инкарь итүенә борчылуын белдерде.
— Кызганыч, безнең тарихи карашларга туры килмәгән фикерләргә иярү күзәтелә, — ди ул. — Мөселман яшьләре арасында гына түгел, өлкән буын дин әһелләре арасында да мәзһәбне сөекле пәйгамбәребез сөннәтенә каршы куючылар бар. Начарлык орлыгыннан яхшы бер җимеш хасил булмас.
Приморье краеның Уссурийски шәһәре дини оешма җитәкчесе Айдар Гарифуллин җирле татарлар һәм үз гаиләсе белән таныштырды.
— Әлеге көндә әтием, имам буларак, Ерак Көнчыгышта хәрби бүлекләрдә дини эшчәнлеген алып бара. Русия саклану министрлыгы белән хезмәттәшлек итә, — диде ул.
Миңнеханов: "Авыр чорда яшибез"
— Безнең таянычыбыз — дин әһелләре, — диде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җыен ахырында. — Дин аша гына без үзебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклап кала алабыз. Әлбәттә, Татарстанда татарларның 30 проценты гына яши, калган өлеше — Русия төбәкләрендә, чит илләрдә.
Ул мөфти һәм имамнарга ислам илләре белән эшләве турында сөйләде.
— Авыр чорларда яшибез. Аңа карамастан, ислам илләре безнең ил белән бергә. Ислам илләре җитәкчеләре безнең президентны ихтирам итә. Без моңа үз өлешебезне дә кертәбез. Татарстан уртак урын алып, шушы эшне башкаралабыз. Алар безнең эшне күрәләр. Мин әйтәм, бездә 20 миллионнан артык мөселман яши. Аларның (ислам илләренең) сезнең белән аралашасы килә, мәчетләр, хәләл, укыту процессы оештыруны (карыйсы килә). Үзебез генә оештыра алмыйбыз. Форум үткәрү, сезнең белән аралашу ил өчен зур этәргеч, — диде Миңнеханов ахырдан.
- Украина сугышы башланганнан соң Казанда ел саен узучы Русия татар дин әһелләре җыены милитаристик рухта уза башлады.
- Путин Украинага каршы башлаган сугышны мөфтиләр хуплап чыкты. Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Русия мөселманнары дини җыены мөфтие Әлбир Крганов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Путин сугышын яклап чыкты.
- Мөселман мәхәлләләреннән сугыш өчен акча җыю да бар.
- Узган елгы җыен ислам мәгарифенә багышланса да, чыгыш ясаучылар Русия хакимиятенең пропагандасын алга сөрде. Алар Көнбатышны "иблис" дип атап, Русиянең Украинага каршы сугышын дини яктан акларга тырышты.
- Былтыр Азатлык Украина ягында сугышучы хәрби — Сәид Исмәгыйлев белән сөйләшкән иде. Ул инде икенче тапкыр сугыш шартларында ураза тотуын, гаетне каршы алуын сөйләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!