Дөнья татар яшьләре форумы Казанга керү юлына куелган яңа стела уңаеннан ачык хат чыгарды

Казанга Оренбур юлыннан кергәндә куелган стела

Стела бары урыс телендә генә.

Дөнья татар яшьләре форумы Казанга керү юлына куелган яңа стела уңаеннан ачык хат чыгарды. Казан мэры Илсур Метшинга язылган мөрәҗәгатьтә "Казанда якынча 1,3 млн. кеше яши, халыклар арасында иң күбе – татарлар. Канун ягыннан стела географик атама яисә юл билгесе булмаса да, аны, һичшиксез, дәүләт теле булган татар телендә дә башкару кирәк", диелә.

Азатлык та элегрәк бу стела хакында язып чыккан иде. Узган атнада Казанга керү юлларының берсендә, Оренбур трактында, дүрт метр биеклектә шәһәр исеме язылган тамга куелды, күрсәткечкә урысча "Казань" дип язылган, якында татар теленә тәрҗемә дә, татар телендәге аерым язу да күренми.

"Башкалабызның кунакларына беренче булып күренәчәк һәм аларны сәламләячәк сәнгать объектының бер телле генә булуы Казан шәһәренең образын чикли. Бу – татар телен хөрмәт итмәү, Казанның татар телле яшәүчеләрен һәм кунакларын санга сукмау, Татарстан башкаласына бер дә килешми торган күренеш", дип саный яшьләр.

Форум мэриягә ярдәм итәргә дә теләк тә белдерә.

"Шәһәргә керү юлларының барысы да диярлек XIV-XV гасырларда формалашкан, аларның бай тарихлы борынгы атамалары бар. Оренбур тракты очрагында ул "Нугай юлы". Моны кулланып гади генә шрифтта "Казань" язуы урынына чын мәгънәдә сәнгать объектын, хәтта берничәне дә ясарга була", диелә мөрәҗәгатьтә.

Яшьләр форумы Мамадыш, Себер трактлары һәм башка охшаш сәнгать объектлары булдырырга тәкъдим итә, хат авторлары бу эштә Казан хакимиятенә фикри яктан булышырга, яшь мигъмарларны җәлеп итәргә, тәҗрибәханәләр һәм бәйгеләр оештырырга әзер.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!