3 майда, Дөнья матбугат иреге көнендә АКШ Ак йорты президент Джо Байденның белдерүен чыгарды. Ул "2023 ел соңгы вакытларда журналистлар өчен иң күп үлемнәр китергән ел булды" дип белдерә һәм моның бер сәбәбе дип Газзә сызыгындагы сугышны атый. Анда бик күп журналистлар үтерелде, күпчелеге фәләстиннәр, диде ул.
— Моннан тыш, узган елда бөтен дөнья буйлап 30дан артык журналист төрмәләргә утыртылды - бу соңгы дистә елларда иң зур сан. Русиядә америка журналистлары Эван Гершкович һәм Алсу Кормашева Wall Street Journal һәм Азат Европа/Азатлык радиосында эшләүләре белән бәйле төрмәгә ябылды. Ә Остин Тайс инде 12 елга якын Сүриядә тотык итеп тотыла, — дип искә төшерде Байден.
АКШ хакимиятләре "үз эшләрен башкарулары өчен рәшәткә артына эләккән бөтен журналистларны кичекмәстән һәм берсүзсез азат итәргә чакыра".
— Без бөтен җирдә, шул исәптән хәрби хәрәкәтләр барганда журналистларны якларга чакырабыз. Минем хакимиятем бөтен дөньядагы ирекле һәм бәйсез мәгълүмат чараларын хуплавын дәвам итәчәк. Бөтен дөньядагы журналистларны күзәтеп тору өчен еш кулланыла торган шымчы програмның таралуына һәм канунсыз куллануына каршы көрәшү өчен илләр коалициясе җыйдык. Без бөтен дөньядагы журналистларга кылынган җинаятьләр белән көрәшәбез, бәйсез медиа иминлеген ныгытабыз һәм тикшеренү уздыручы журналистларга юридик ярдәм күрсәтәбез, — диде АКШ президенты.
Байден "бөтен дөньяда журналистларны канунсыз тоткарлаулар" — "матбугат иреген глобаль бастыруның" мисалы дип әйтте һәм якындагы атналарда "моңа чаралар күрергә" вәгъдә итте.
— Матбугат иреген болай бастыруны — дәүләт иминлегенә җитди куркыныч дип игълан итәчәкмен һәм матбугатның авызын томалау өчен мыскыл итүче гамәлләр кылучыларга визалар бирүне тыю, аларга чикләүләр кертү кебек чараларны хуплаячакмын, диде Байден. Ул җир шарында журналистика бер кайда да җинаять булырга тиеш түгел ди.
29 апрельдә Джо Байден Владимир Путинны Алсу Кормашева һәм Эван Гершковичны кичекмәстән азат итәргә чакырды.
25 апрельдә Европарламент Русиядәге барлык сәяси тоткыннарны, Кормашева һәм Гершковичны кичекмәстән азат итәргә чакырган резолюция кабул итте.
- Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.
- 2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
- Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
- 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында.
- Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный
- АКШ Дәүләт департаменты Алсу Кормашева эшенә "зур игътибар" бирә. Бу хакта 18 гыйнварда Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер белдерде. Дәүләт департаменты әлегә кадәр журналистны канунсыз тоткарланган дип танымады. Миллер әйтүенчә, бу моңа көч куелмый дигән сүз түгел. — Без даими рәвештә мәгълүмат җыябыз, фактларны бәялибез, кануннарны карыйбыз һәм бу, ахыр чиктә, безне дөрес карарга китерә", диде Миллер журналист Алекс Рауфоглу соравына җавап биреп.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!