Ижаудагы Ленин район мәхкәмәсе 2024 елның гыйнварында Баймакта экоактивист Фаил Алсыновны яклап чыккан җыенда катнашкан кешеләргә хөкем карары чыгарган. Ул хакта "ОВД-Инфо" хәбәр итә.
Айтуган Малабаев белән Вилүр Карачурин 5әр ел колониягә хөкем ителде. Данис Үзәнбаев, Азат Мирзин, Фатих Әхмәтшин һәм Венер Яубасаровка 4,5 ел бирелде. "Баймак эше"нең бу фигурантлары "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллануда" гаепләнде.
- "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. Былтыр 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.
- 2024 елның 5 декабрендә Тольяттиның Үзәк район мәхкәмәсендә (Самар өлкәсе) "Баймак эше"ндә гаепләнүче өч кешегә - Халид Ишкуәтовка, Илфат Ишморатовка һәм Закир Колмөхәммәтовка хөкем карары игълан ителгән иде. Ишкуәтовны 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә, Ишморатов белән Колмөхәммәтовны - 4,5әр ел колониягә хөкем иттеләр. Азатлык Радиосы өч фигурант турында да язган иде.
- 24 декабрьдә исә 24 декабрьдә Удмуртия республикасының Ижау шәһәрендәге мәхкәмә Башкортстандагы протест чараларында гаепләнүче биш кешегә хөкем карарлары чыгарды. Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевны — 8,5 ел колониягә хөкем иткәннәр, Фәнгиз Шәрифгалиевны — 5,5 елга, Фәнүр Хаҗинны — алты елга утыртканнар. Бу — "Баймак эше"ндә әлегә иң зур җәза мөддәтләре.
- 28 гыйнварда Самарның Промышленный районы мәхкәмәсенең "Баймак эше"ндә гаепләнүче 29 яшьлек Минзия Әдъгамованы дүрт ел колониягә хөкем итүе билгеле булды. Мәхкәмә аңа җәзаны кичектереп торырга булган, чөнки аның балаларына әле 14 яшь тулмаган. Аннан читкә чыкмау турында имза алганнар һәм иреккә чыгарганнар диелә. Әдъгамова "Баймак эше"ндә йорт сагына утыртылган бердәнбер кеше иде.
"Баймак эше"
2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.
Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!