Быел Азатлык Радиосының Instagramдагы битенә язылучылар саны 25 меңгә җитте. Русия хакимиятләре радиобызны "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә керткәннән соң, без — укучыларыбызның иминлеген кайгыртып — Instagram сәхифәсендәге комментлар, фикерләр калдыру мөмкинлеген яптык. Шуңа да карамастан, безнең биттәге активлык сүрелмәде, без чыгарган постлар да, урнаштырылган видеолар да таралды, күп карау җыйды.
2024 елның иң популяр видеоларын искә төшерик.
№1. "Слово пацана" сериалында яңгыраган татар теле
2023 елның 25 декабрендә чыккан әлеге рилз 682 мең карау һәм 19,6 мең лайк җыйды. Әлеге кыска видеода Русиядә бик популяр "Егет сүзе" ("Слово пацана") сериалында яңгыраган татар сүзләре һәм җөмләләре күрсәтелә.
№2. Мәскәүдәге "Крокус Сити Холл" концертлар залындагы теракт
Бу видео 24 мартта чыкты һәм 378 мең карау җыйды.
№3. Юрий Дудь татарлар белән интервью чыгарган
2023 елның 27 декабрендә чыккан бу рилзда Дудьның Германиядә яшәүче татарлар белән сөйләшүдән бер өзек күрсәтелә. Шушы кыска видео 137 мең карау җыйды.
№4."Авызыңны ябып, кү*еңне кысып кына утырырга кирәк диделәр безгә!"
Әлеге видео Баймактагы протестлар уңаеннан эшләнде һәм төрле кешеләрнең бу хәлләргә реакциясен җыеп күрсәтте. Шушы рилз 86 меңнән артык карау һәм 300гә якын комментар җыйды.
№5. 1990нчы елларның иң популяр татар җырлары
Әлеге кыска видео 4 апрельдә чыкты. Бу вакытта без Instagram битендәге фикерләр калдыру мөмкинлеген япкан идек инде. Шуңа да карамастан әлеге рилз 151 мең карау һәм 9,5 мең лайк җыйды.
№6. Зөлфия Камалова вафат булды
Австралиядә яшәгән татар җырчысының үлем хәбәренә багышланган видео 18 сентябрьдә чыкты һәм 20 меңнән артык карау җыйды.
№7. Русия-Украина сугышына — 1000 көн. Татарстанга мәетләр кайта тора
Әлеге видеода сүз сугышка китеп һәлак булган ирләрнең Татарстанга кайтарыла торган мәетләре турында бара. Бу рилз 19 ноябрьдә чыкты һәм 9 мең тапкыр каралды.
№8. 23 апрельдә Татарстанда давыл чыккан һәм боз яуган
Шул ук көнне чыккан әлеге рилз 32 меңнән артык карау җыйды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!