2024 елда сез нинди видеолар карадыгыз? YouTube

Азатлык Радиосы YouTubeта да, Instagramда да актив эшли. 2024 елның иң популяр видеоларын искә төшерәбез. Бу язмада радиобызның YouTube-каналын анализлыйбыз.

YouTube

Быел Азатлык Радиосының YouTube-каналы 36 мең язылучыга җитте. Ел дәвамында безнең каналның язылучылары икеләтә (!) артты. Бу Азатлык Радиосы тарихында — иң яхшы, иң уңышлы ел.

2024 ел дәвамында канал тамашачылары без әзерләп чыгарган видеоларны 6,9 млн тапкыр карады. Шунысы кызык: кешеләр без әзерләгән контентны күбесенчә телефоннан карый (барлык карауларның 92%ы кесә телефоннарына туры килә). Географиягә күз салсак, быел иң күп тамашачыбыз Башкортстаннан булды, икенче урында — Татарстан, өченче урында — Мәскәү шәһәрендә яшәүчеләр.

2024 елда чыккан һәм ел дәвамында иң күп карау җыйган видеоларны барлыйк.

№1. Фаил Алсынов хөкеменә реакция: "Без бит урыс түгел!"

Баймактагы протестлар барган вакытта чыгарылган видеода башкорт җырчысы Алтынай Вәлитов сөйли. Әлеге видео 18 гыйнварда дөнья күрде һәм шуннан бирле 296 мең карау һәм 3461 комментар җыйды.

№2. Халык Радий Хәбировның отставкага китүен таләп итте

Шулай ук, Баймактагы протестларга бәйле әлеге видео 15 гыйнварда чыкты һәм шуннан бирле 243 мең карау җыйды.

№3. Фаил Алсыновны яклап меңләгән халык ОМОНга каршы чыкты

17 гыйнварда урнаштырылган әлеге видео 171 мең карау һәм 1 меңнән артык комментар җыйды.

№4. Фаил Алсынов: Төрмәләрдә утырырга язмасын да инде

18 гыйнварда чыккан әлеге видео 164 мең карауга иреште. Саннардан күренгәнчә, безнең аудитория Баймактагы протестларны зур кызыксыну белән күзәтеп, карап барды.

№5. Миңнеханов Эрдоган белән татарча сөйләшә, Яки "чәкчәк дипломатиясе"

23 октябрьдә дөнья күргән бу видео 157 мең карау җыйды. Ул Казанда узган БРИКС саммитына килгән кунаклар, Татарстан президенты Рөстәм Миңенхановның ничек итеп төрле дәүләт җитәкчеләрен татарча да сәламләвен күрсәтә.

2024 ел дәвамында Азатлык Радиосының YouTube-каналында күп караулар башка видеолар арасында түбәндәгеләр дә бар: БРИКС, чәкчәк һәм буш Казан (22 октябрьдә чыкты, 127 мең карау җыйды); Навальный — башкорт, татар һәм урыс милләтчеләре турында (16 февральдә чыкты, 120 мең карау җыйды); Студентлар "Татарстан!" дип кычкыра (9 февральдә чыкты, 104 мең карау җыйды); Сөләйман хәзрәт Зариповның юкка чыгуына — 8 ел (7 февральдә чыкты, 87 мең карау җыйды); Татар һәм башкорт активистлары Эрдоганнан ярдәм сорады (22 октябрьдә чыкты, шулай ук, 87 мең карау җыйды); Фаил Алсыновның хатыны Галия Путинга мөрәҗәгать иткән (12 февральдә чыкты, 84 мең карау җыйды); Русия хакимиятләре Фаил Алсыновны "экстремистлар" исемлегенә кертте (16 гыйнварда чыкты, 74 мең карау җыйды); Ни өчен татар ягыннан башкорт активистларын яклау сүлпән? (26 гыйнварда чыккан, 71 мең карау җыйган); Алтынай Вәлитов Русиядән качып киткән (29 гыйнварда чыккан, 69 мең карау җыйган) һәм башкалар.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!