2024 елда Татарстанда хәләл экспорты 1,5 тапкырга артыр дип көтелә

Архив фотосы

Шул ук вакытта Татарстанда җитештерелеп чит илгә сатылган агро-сәнәгать тауарлары арасында хәләл 3,5 процентын гына тәшкил иткән.

2024 ел ахырына кадәр Татарстанда хәләл экспорты 16 млн долларга җитәр дип көтелә. Бу узган елдан 1,5 тапкырга күбрәк. Әлеге саннарны бүген Татарстан авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Казанда узучы "Төбәкләрнең сәнәгать экологиясе" халыкара конгрессы утырышында белдерде.

— Бүгенгә хәләл экспорты 10,5 млн долларны тәшкил итте. Ел ахырына кадәр ул 16 млн долларга җитәргә тиеш. Моңа Согуд Гарәбстаны, Гыйрак, Кувейт, Мисыр, Оман, Алжир, Малайзия һәм Үрдүн кебек илләр хисабына ирешеләчәк, — диде ул.

Шул ук вакытта хәләл экспорты Татарстанда җитештерелеп чит илгә сатылган агро-сәнәгать тауарларының 3,5 процентын гына тәшкил иткән. Быел республикада авыл хуҗалыгы тармагында экспорт 305 млн долларга җиткән.

Соңгы елларда Татарстан хәләл тармагында чит илләр белән хезмәттәшлекне арттырды. 2021-2022 елларда чит илгә хәләл тауарлар сату 2,6 тапкырга үскән.

Бер яктан, Татарстан хәләл тармагын үстерү өчен аерым эшләр башкара. Республикада бу темага төрле чаралар уза, ислам банкингы сынала, хәләл туклану, хәләл хезмәт күрсәтү оештырыла. Икенче яктан, хәләл өлкәне үстерүдә зур проблемнар бар. Татарстандагы Русия колонияләрендә мөселманнарга итсез меню булмауга зарланалар, Тикшерү комитеты мәктәпләрдә хәләл туклануга күчүне тикшерә һәм башка кыенлыклар күзәтелә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!