Татарстанда хаҗ сәфәрләре оештыручы “ДУМ РТ Хаҗ” операторы 2025 елга юлламаларга гаризалар кабул итә башлаган. Бу хакта Татарстан мөфтияте хәбәр итә.
Хаҗ юлламасының иң арзаны 4 400 доллардан башлана. Бу бүгенге курс белән 458 мең сумнан артып китә. Моннан тыш, 5 100 (531 мең сум), 6 200 (646 мең сум), 11 600 (1 млн 209 мең сум) долларга юлламалар бар. Бәяләр 12 600 долларга, ягъни 1 млн 313 мең сумга кадәр дәвам итә. Шул ук вакытта бу ел ахырына кадәр дәвам итүче “отышлы бәя” дип әйтелә.
Юлламаларның бәясе кунакханә төренә карап һәм башка уңайлыкларга карап үзгәрә диелә. Мәсәлән, бу кунакханәнең Әл-Хәрәм мәчетеннән нинди ераклыкта булуына, сәфәрнең озынлыгына, аның очкыч белән яки катнаш — очкыч һәм автобус белән баруына, туклануга һәм башка хезмәтләргә бәйле. Әйтик, 1,2 млн сумлык юллама үз эченә 4 урынлы кунакханә номерын ала.
“Барлык юлламалар, нинди бәядән булуына карамастан, юл хакы һәм трансфер чыгымнарын, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүне, Гарәфә, Минада булуны һәм туклануны, медицина хезмәте күрсәтүне, гарәп, татар һәм урыс телләрен белгән имам-җитәкчене озатып йөрүне, документлар рәсмиләштерү һәм укытуны, зәм-зәм суын һәм хаҗи комплектын үз эченә ала”, диелә хәбәрдә.
2025 елда хаҗ кылуның төп көннәре 4-9 июньгә билгеләнгән. Татарстаннан хаҗ юлламасын алучылар Согуд Гарәбстанына 15 майдан килә башлар дип көтелә.
2024 елда Татарстаннан — 1 800 кеше, Русиядән 25 мең кеше хаҗ кылды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!