2024 елның җиде аенда Башкортстанда 16-61 яшьлек ирләр арасында үлүчеләр саны кинәт арткан

Иллюстратив фото

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ирләр арасында үлем очраклары 18,2 процентка күбәйгән.

Башкортстанда эшкә яраклы яшьтәге ирләр (16-61 яшьлекләр) 2024 елның беренче җиде аенда узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18,2 процентка күбрәк үлгән. Бу Башстат мәгълүматларыннан күренә. 2023 елда гыйнвардан июльгә кадәр 6,2 мең ир-егет үлгән булса, быел андыйлар саны - 7,3 мең кеше.

Росстат белешмәләренчә, Башкортстанда гыйнвардан июльгә чаклы барлыгы 30 меңнән артык кеше үлгән. 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 7,5 процентка арткан.

Ел башыннан Башкортстанда табигый кимү 37 процентка арткан, дип хәбәр ителгән иде.

Моңа кадәр бәйсез демограф Алексей Ракша Башкортстанда халык саны нык кимиячәк, Татарстанда миграция хисабына сакланачак, дип белдергән иде.

  • Шул ук вакытта ике елда Башкортстанда авылда яшәүчеләр саны 26 мең кешегә кимегән. Авыл җирләрен үстерү өчен төрле чаралар күрмәкчеләр, мәсәлән 102 гаиләнең торак шартларын яхшырту, барлык авылларның 2,2 процентында яшәүне уңайлырак итү, инженерия инфраструктурасы булдыру кебек чаралар күз уңында тотыла. Авылларга автобусларның йөрешен тәэмин итү, авыл җирлекләренә 1,29 мең белгеч җәлеп итү кебек максатлар куела.
  • Башкортстан ирләре Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышында да кырыла. "Медиазона" белән BBC мәгълүматынча, Украинада һәлак булучылар саны ягыннан да Башкортстан беренче урында тора. Алар арасында аеруча ихтыярилар нык күп диелә.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстаннан – кимендә 2944 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!