Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов моннан 33 ел элек СССРның таркалуы тирәсендәге вакыйгаларга күз сала, шул чакта тикшерелгән һәм илдәге мөселман халыкларына да бәйле хәлләрне тасвирлый.
Украина белән мөнәсәбәтләребез — Урта Азия республикалары белән булган мөнәсәбәтләргә караганда — мөһимрәк, аларны исә без ашатып кына торабыз. Икенче яктан, ислам фундаментализмы турында да онытырга ярамый.
Дистә еллар буе какшамас дип саналган СССР 1991 ел азагында берничә атна эчендә таркалды да куйды. Моның тирән сәбәпләре булуы, шундый зур илнең дөнья харитасыннан тиктомалдан гына юкка чыкмавы турында хәзер инде меңнәрчә китап язылып, шул хәтле үк төрле тикшеренүләр дә үткәрелгәндер. Әмма таркалу алдыннан илдәге сәяси көчләр ни эшләгән, нинди ихтималлар турында уйлаган, нинди альтернативалар булган соң?
Шушы көннәрдә бик кызыклы һәм моңарчы сирәк кеше генә игътибар иткән бер мәгълүмәткә тап булырга туры килде - сүз ул чактагы Русия (РСФСР) башлыгы Борис Ельцинның АКШ президенты Дҗордҗ Буш белән булган сөйләшүе турында бара. Әлеге сөйләшү Белавежа килешүе алдыннан, аңа 10 көн кала, төгәлрәге 30 ноябрьдә телефон аша оештырылган булган, һәм анда Ельцин Горбачевның Русия, Украина, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм Таҗикстаннан торачак яңа Суверен дәүләтләр берлеге оештыру идеясенә каршы чыккан.
Әмма ул вакытка Советлар берлегенең РСФСРдан кала икенче зур республикасы Украинада бәйсезлек игълан итү турында референдумга әзерлек бара, украин җитәкчесе Леонид Кравчукның бар белдерүләре Горбачев тәкъдименә каршы. Шуңа ишарә итеп Борис Ельцин американ президентына, Украинаның яңа берлеккә кушылмавы славян һәм мөселман халыклары арасындагы балансның драматик рәвештә үзгәрүенә китерә ала, без андагы 5 мөселман республикасы тавышына каршы 2 генә славян дәүләте, Русия һәм Беларуснең генә калуына юл куя алмыйбыз", дип белдерә. Үзенең Украина белән мөнәсәбәтләргә күпкә зуррак әһәмият бирүен аңлатып Борис Ельцин: "Урта Азия республикаларын без һаман ашатып кына торабыз, икенче яктан, (аннан янаган) ислам фундаментализмы турында да онытырга ярамый", дигән сүзләр әйтә.
Ельциннең шушы сүзләреннән нәрсә аңлашыла? Беренчедән, ул яңа Русияне фәкать "славян" илләре рәтенә генә кертә. Икенчедән, таркалып бара торган СССРның Урта Азия республикаларын ачыктан-ачык "мөселман" дип атый. Көнчыгыш та, көньяк та, төрки республикалар да түгел, фарсы телле Таҗикстан да түгел — ә нәкъ менә "мөселман". Шул ук вакытта Ельцин Вашингтонның игътибарын "ислам фундаментализмы"на да юнәлтә.
Ә бит сүз совет елларында тирән үзгәрешләр кичергән Үзәк Азия турында бара: Мәскәү тарафыннан урнаштырылган тотал атеизм һәм урыслаштыру нәтиҗәсендә 1980нче еллар азагына анда нигездә нәкъ менә урыс теле һәм коммунистик интернационализм хөкем сөрә иде. Әмма Ельцин киләчәкне болай аңлата - яңа берлек төзелгән очракта "славяннар" "мөселманнар" тарафыннан йотылачак һәм алардан әле "фундаментализм" да, хәзерге терминнар белән әйткәндә, экстремизм-терроризм куркынычы да янап торачак.
"Борис патша"ның шушы сүзләреннән нәрсә аңлашыла? Беренчедән, ул Русияне фәкать "славян" илләргә генә кертә. Икенчедән, таркалып бара торган СССРның Урта Азия республикаларын "мөселман" дип атый.
"Без аларны ашатып кына торабыз" дигәне исә 2000нче елларның икенче яртысында урыс милләтчеләре генә түгел, хәтта либераллар да тәкърарлаган "Кавказны ашатып торудан туктыйк!" дигән шигарне хәтерләтә (ул шигарне заманында мәрхүм Алексей Навальный да күтәреп алган иде).
Шулай итеп, 1980нче еллар азагында-1990нчы еллар башында барлыкка килгән беренче дулкын демократлары яңа Берлеккә Украина кушылмаган очракта Русиягә "Азия диңгезе" тарафыннан йотылу яный дип ышанган. Алар фикеренчә, "байлар" хөкем иткән Үзәк Азия "Көнбатышка тартыла торган, алдынгы Русияне "совет сазлыгына", искелеккә, кадимилеккә тарткан.
Ә чынлыкта, әгәр дә Мәскәү 1991 ел азагында хәзерге Европа Берлегенә охшаш яңа берләшмәгә Украинадан башка да ризалашкан булса, бу Берлек уңышлырак була алыр идеме?
Тарих күрсәткәнчә, шул ук Кыргызстан Русиягә караганда да күпкә демократрак булып чыкты. Таҗиклар да 1990нчы елларда азатлыклары өчен көрәште (бу көрәштә оттырулары — икенче мәсьәлә).
Европага Русия Украина белән бергә булганда гына якынлаша ала дигән тезисны үзенең "Стратегик караш: Америка һәм дөньякүләм хакимият кризисы" дигән китабында АКШ президенты Дҗимми Картерның дәүләт иминлеге киңәшчесе, танылган советолог Збигнев Бжезинский да кире кага. Аның фикеренчә, Русия империя буларак үзенә Украинаны буйсындырып торганда гына саклана ала. Аның фикеренчә, Украинаны югалту белән урыс империясе дә әкренләп таркала башлаячак. Мәскәүнең инде 3 елга якын Украинага каршы барган баскын сугышы - моны исбатлаган бер дәлил.
Ринат Мөхәммәтов, бәйсез журналист
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!