Энгель Фәттахов тоткыннар хастаханәсенә эләккән, ул йөрәге авыртуга зарлана

Энгель Фәттахов

Элегрәк адвокаты Руслан Сафин тикшерү изоляторында утыру дәверендә Фәттаховның сәламәтлеге сизелерлек какшавын әйткән иде. Бүгенге мәхкәмә Энгел Фәттаховны 21 ноябрьгә кадәр сак астында калдыру турында карар чыгарды.

Элекке вице-премьер, Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгель Фәттәхов тоткыннар хастаханәсендә ята. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә. Бүген, 17 сентябрьдә аның сак астында тоту белән бәйле чикләү чарасын озайту утырышы үткән.

Фәттахов мәхкәмәгә тоткыннар хастаханәсенә йөрәк аркасында эләктем дигән. Ул утырышта видео аша катнашкан. "Минем йөрәгем авырта. Зинһар, җибәрегез мине. Адвокатларыма ышанам. Алар сорагач, баш тартмадым инде, килдем", дип аңлаткан.

Элегрәк адвокаты Руслан Сафин тикшерү изоляторында утыру дәверендә Фәттаховның сәламәтлеге сизелерлек какшавын әйткән иде. Фәттахов берничә мәртәбә үзен йорт сагына утыртуны сорады, тикшерүгә комачаулау, тикшерүдән яшеренү ниятләре булмавын әйтте.

Шул ук вакытта Фәттаховның эшендә яңа эпизод барлыкка килгән. Моңа кадәр булган гаепләүләргә тагын 14 млн сум күләмдә ришвәт алу турындагысын да өстәгәннәр.

Тикшерү фаразынча, 2015 елның гыйнварыннан 2017 елның 4 декабренә кадәр, Татарстан вице-премьеры булып торган чагында ул "Мастерстрой" оешмасының мөдире — Гайнуллин дигән кешедән 2,1 млн сум күләмдә ришвәт алган. Моннан тыш, төзелеш оешмасының җитәкчесе Фәттаховның гаиләсенеке булган "Чишмә" агрофирмасына милек һәм милеккә хезмәт күрсәтү буларак 12 млн сум тапшырган.

Моның өчен Фәттахов үзенең абруе һәм вазифаи вәкаләтләре ярдәмендә "Мастерстрой" оешмасын ышыкларга сүз биргән. Шул рәвешле Фәттахов вице-премьер вакытында бу ширкәткә Чаллы белән Актанышта төзелеш эшләре башкаруга 209 млн сумлык өч килешү төзергә булышкан диелә.

Бүгенге мәхкәмә Энгел Фәттаховны 21 ноябрьгә кадәр сак астында калдыру турында карар чыгарды.

Тикшерү мәгълүматынча, 2018 елда, Фәттахов Актанышта район башлыгы булып эшләгән чакта туган авылы Чишмәдә йортын төзекләндерә башлаган. Әлеге эшне бер төзелеш оешмасы ришвәт буларак башкарган диелә. Төзекләндерү эшләре 2020 елда тәмамамланган һәм 21 млн 804 меңгә төшкән. Акча кулдан кулга бирелмәгән. Әлеге сумма ришвәт бирүче авызыннан чыккандыр, аны тикшерүчеләр әле расламаган дип язды "Реальное время". Басма үз чыганакларына сылтанып язуынча, сүз "ПСК "Спецстрой" турында бара.

"Бизнес online" мәгълүматынча, әлеге оешма үзе бер ел элек Тикшерү комитеты һәм икътисади җинаятьләрне тикшерү идарәсе күзенә эләккән: эшкуарның бер фирмасын Актанышта яшьләр үзәген төзекләндергәндә акча белән хәрәмләшүләрдә шикләнәләр. Эш кушучы эшне кабул иткән, әмма белгечләр төзелешкә кимендә 10 млн сум кертелми калган дип саный.

Җинаять эше кузгатылганчы куәт оешмаларына мөрәҗәгать итүе исә бу төзелеш оешмасы җитәкчесен җинаять җаваплылыгыннан коткаруга нигез була ала дип яза "Реальное время".

  • 2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар теленә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.
  • Министр вазифасында аның эшчәнлеген милли җәмәгатьчелек уңай бәяләде. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин сүзләренчә, Фәттахов милли мәктәпләрнең эчтәлеген яңарта алды, еллар дәвамында хәл ителмәгән дәреслекләр мәсьәләсенә алынды, татар телен укыту концепциясе булдырды, "Сәлам" – яңа укыту методикасы эшләнә башланды.
  • Тарихчы Дамир Исхаков Фәттахов Мәскәүнең сәяси изеп баручы машинасы астына эләкте дип белдергән иде.
  • Шуннан соң Энгел Фәттахов кире Актаныш районына кайтты. 2022 елда Актаныш зиратындагы бер кабердә тәрене кисеп алу җәнҗалыннан соң вазифасыннан китте.
  • Соңгы елларда ул авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнде."Чишмә" агрофирмасын җитәкләде. 2022 елда фирманың кереме 114 млн сум булган, ә чиста табышы – 33 млн, дип яза "Бизнес Онлайн".
  • 2017 елда ул Азатлык укучылары аны "Ел шәхесе" дип таныды.
  • 2018 елда ул Азатлыкка биргән әңгәмәсендә татар теленең яшәячәгенә ышанам, федераль үзәк Татарстан сүзенә колак салмый кала алмаячак дип әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!