Элекке вице-премьер, Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры, Актаныш районының элекке башлыгы Энгель Фәттәхов сәламәтлегенә зарлана һәм үзен Чистайдагы тикшерү изоляторыннан күчерүне сорый дип җиткерә "Бизнес Online".
Ул бүгенге, 1 ноябрьдә булган мәхкәмә утырышында Минзәләдәге тикшерү изоляторыннан Чистайга күчерелгәч хәле начараюын әйткән. Бер тикшерү изоляторыннан икечесенә алып баргандагы юлны "начар кичердем" дигән. Фәттахов мәхкәмәдән үзен өенә һәм тикшерү барган урынга якынрак урынга – кабат Минзәләгә күчерүләрен сораган, әмма мәхкәмә аның үтенечен канәгатьләндермәгән, диелә.
Шул ук вакытта утырышта адвокаты Руслан Сафин хәзерге вакытта Энгель Фәттаховның тикшерү изоляторында түгел, тоткыннар өчен хастазанәдә ятуын әйткән. Аны биредән даими рәвештә тикшеренү өчен Республика клиник хастаханәсенә (РКБ) алып баралар диелә.
Адвокаты Фәттаховны кабат йорт сагына күчерүне сораган, аның җинаятькә катнашы булуы дәлилләнмәде, ә тикшерү изоляторында сәламәтлеге начарая гына дигән. Әмма мәхкәмә беренче мәхкәмә чыгарган карарны үзгәртмәгән, Фәттаховны тикшерү изоляторында калдырган, ул анда кимендә 21 ноябрьгә кадәр булачак.
Сентябрь уртасында Энгель Фәттаховның тоткыннар хастаханәсенә эләгүе билгеле булды. Ул йөрәге авыртуга зарлана.
Элегрәк адвокаты Руслан Сафин тикшерү изоляторында утыру дәверендә Фәттаховның сәламәтлеге сизелерлек какшавын әйткән иде. Фәттахов берничә мәртәбә үзен йорт сагына утыртуны сорады, тикшерүгә комачаулау, тикшерүдән яшеренү ниятләре булмавын әйтте.
Энгель Фәттаховны 2018-2020 еллларда ришвәт алуда (Җинаять кодексының 290 маддәсе) шикләнәләр. Тикшерү мәгълүматынча, 2018 елда, Фәттахов Актанышта район башлыгы булып эшләгән чакта туган авылы Чишмәдә йортын төзекләндерә башлаган. Әлеге эшне бер төзелеш оешмасы ришвәт буларак башкарган диелә. Төзекләндерү эшләре 2020 елда тәмамамланган һәм 21 млн 804 меңгә төшкән. Акча кулдан кулга бирелмәгән.
Шул ук вакытта Фәттаховның эшендә яңа эпизод барлыкка килде. Моңа кадәр булган гаепләүләргә тагын 14 млн сум күләмдә ришвәт алу турындагысын да өстәгәннәр.
Тикшерү фаразынча, 2015 елның гыйнварыннан 2017 елның 4 декабренә кадәр, Татарстан вице-премьеры булып торган чагында ул "Мастерстрой" оешмасының мөдире — Гайнуллин дигән кешедән 2,1 млн сум күләмдә ришвәт алган. Моннан тыш, төзелеш оешмасының җитәкчесе Фәттаховның гаиләсенеке булган "Чишмә" агрофирмасына милек һәм милеккә хезмәт күрсәтү буларак 12 млн сум тапшырган.
Моның өчен Фәттахов үзенең абруе һәм вазифаи вәкаләтләре ярдәмендә "Мастерстрой" оешмасын ышыкларга сүз биргән. Шул рәвешле Фәттахов вице-премьер вакытында бу ширкәткә Чаллы белән Актанышта төзелеш эшләре башкаруга 209 млн сумлык өч килешү төзергә булышкан диелә.
- 012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар теленә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.
- Министр вазифасында аның эшчәнлеген милли җәмәгатьчелек уңай бәяләде. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин сүзләренчә, Фәттахов милли мәктәпләрнең эчтәлеген яңарта алды, еллар дәвамында хәл ителмәгән дәреслекләр мәсьәләсенә алынды, татар телен укыту концепциясе булдырды, "Сәлам" – яңа укыту методикасы эшләнә башланды.
- Тарихчы Дамир Исхаков Фәттахов Мәскәүнең сәяси изеп баручы машинасы астына эләкте дип белдергән иде.
- Шуннан соң Энгел Фәттахов кире Актаныш районына кайтты. 2022 елда Актаныш зиратындагы бер кабердә тәрене кисеп алу җәнҗалыннан соң вазифасыннан китте.
- Соңгы елларда ул авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнде."Чишмә" агрофирмасын җитәкләде. 2022 елда фирманың кереме 114 млн сум булган, ә чиста табышы – 33 млн, дип яза "Бизнес Онлайн".
- 2017 елда ул Азатлык укучылары аны "Ел шәхесе" дип таныды.
- 2018 елда ул Азатлыкка биргән әңгәмәсендә татар теленең яшәячәгенә ышанам, федераль үзәк Татарстан сүзенә колак салмый кала алмаячак дип әйткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!