Европа берлеге Русия күгендә сивил очкычларга куркыныч янавын кисәтә

Иллюстратив фото

Европаның очышлар иминлеге агентлыгы Мәскәү, Петербур, Екатеринбур, Самар өстеннән очу очкычларга куркыныч тудыра ала дип белдерә.

Европаның очышлар иминлеге агентлыгы (EASA) Русиядә сивил очышларны һәм хәрби һава хәрәкәтләрен көйләп торуда җитешсезлекләр барлыгын, шуңа күрә илнең аерым бер төбәкләре өстеннән очуның куркыныч булуы турында кисәтә.

9 гыйнварда чыккан белдерүендә, EASA Низаг зоналары турындагы мәгълүмати бюллетенен (CZIB) яңартып, Русияне һәм аерым алганда аның дүрт төбәген сивил очкычлар өчен куркыныч тудыра алырдай һава киңлекләре исемлегенә кертүе турында хәбәр итте.

Европа авиация идарәсе "Русиянең Украинага каршы сугышы дәвам иткәндә очышлар иминлеген мөмкин кадәр тәэмин итү өчен" шундый карар кабул ителүен белдерә. Бу Мәскәү, Петербур, Екатеринбур, Самар өстеннән очышларга кагыла.

EASA белгечләре "Азәрбайҗан һава юллары"ның Embraer E190 очкычы казасын мисалга китерә. Әлеге очкыч 25 декабрь көнне Бакыдан Грозныйга очыш башкарганда һәлакәткә юлыккан иде. Очкыч Казакъстанга утырырга мәҗбүр булган. Очкычтагы 67 кешенең 38е һәлак булды. Фаразларга күрә, очкыч Чечня өстендә Русиянең һава саклану системы тарафыннан утка тотылган.

9 гыйнварда Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков казаның сәбәбен ачыклау өчен "объектив, риясыз" тикшеренү уздырырга кирәк, дип белдерде.

6 гыйнварда Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев Бакының "гаделлек һәм бу фаҗигадә Азәрбайҗан ватандашлары һәлак булуга гаеплеләрне җәзага тартуны таләп итәчәген" әйтте. Алиев Русиядән очкыч казасында "гаебен тануын" һәм корбаннарга компенсация түләвен сорый.

  • 2014 елның 17 июлендә Көнчыгыш Украинаның Русия иганә иткән, контрольдә тоткан Донецки Халык Республикасы өстендә Malaysia Airlines очкычы "Бук" ракеты белән бәреп төшерелде. Бөтен юлчылар һәм экипаж әгъзалары һәлак булды. Араларында 80 бала бар иде. EASA искәртүенчә, Европа берлегенең низаг зоналары турында хәбәр итү системын шушы хәлдән соң булдырганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!