Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан парламентта утырышларын татар теленәдә алып бару мөмкинлеге турында сорадылар. Бу мәсьәләне бүген парламентта узган еллык матбугат очрашуында "Ватаным Татарстан" газеты баш мөхәррире Илназ Фазуллин күтәрде. Аныңча, депутатлар үзара татарча сөйләшсә дә, утырышларда татар теле сирәк яңгырый.
"Аны (татар телендәге чыгышларны) ничектер арттырып, кызыксындыру чаралары күреп булмасмы икән? Татар телендә чыгыш ясаган кешегә ниндидер бүләк, күчтәнәч рәвешендә эшләргәдер?" диде Фазуллин.
"Сатып алырга", дип өстәде Мөхәммәтшин.
— Депутатлар татарча да сөйләшә. Урыслар татарча бик сөйләшә белмәс инде. Бернишләп тә булмый, ләкин татарларны татар теленә өйрәтәсе бар әле. Без урысларны татарча сөйләшергә өйрәтү максаты куймыйбыз, без татар депутатлары һәм сайлаучылар үз туган телен онытмауны максат итәбез. Алар һичьюгы өйдә, җәмгыятьтә сөйләшсеннәр. Без бу эшне дәвам итәбез. Бездә утырышлар да, комитет утырышлары да татар телендә уза. Сакларбыз, Алла бирсә, — диде парламент рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин үзенең 45 яшькә кадәр татарча белмәве, ләкин 1990нчы еллар башында өйрәнүен сөйләде, Югары шураның ул вакыттагы депутатлары Фәүзия Бәйрәмова, Марат Мөлековның утырышны татарча алып бару мәсьәләсен тавышка куюын искә төшерде.
Парламент утырышын татар телендә алып бару мәсьәләсе элегрәк тә күтәрелде. 2016 елда Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт шурасы утырышын татар телендә дә алып бару мөмкинлеге булуны, әмма аның берни дә бирмәячәген белдерде.
Быел 11 июльдә Татарстан Дәүләт шурасында депутатлар татар теленең торышы, татар теленнән имтихан тапшыручыларның 7 генә кеше булуы, БДИның башка телләрдә тапшырылмавы, юкка чыккан милли мәгариф язмышы турында бәхәсләшеп алды.
• 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 1990нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
• Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
• Татар теленнән чыгарылыш имтиханын тапшыручылар елдан-ел кими. Рәсми саннарга караганда, 2008 елда аларның саны 385 укучы булган. Татар теленә һөҗүм башланганнан соң БРИ тапшыручылар кискен кимеде. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган булса, 2018 елда — 18 укучыга, 2022 елда — бер укучыга калды. Ул вакытта Мәгариф министрлыгы татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.
• 2024 елда Татарстанда 11 сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән һәм әдәбияттан БРИны 7 укучы тапшырды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!