Гүлән хәрәкәте һәм аның татар-башкортка булган йогынтысы

Фәтхулла Гүлән

Америкада вафат булган төрек имамы, мәгърифәтче Фәтхулла Гүлән тарафдарлары ачкан төрек лицейлары тулы бер буын зыялы яшьләрне тәрбияләде, дип белдерә сәясәт белгече Руслан Айсин. Ул татарча "Zaman" газетының чыкканын да искә төшерә.

21 октябрь көнне АКШның Пенсильвания штатында озак еллар яшәгән төрек имамы, мәгърифәтче Фәтхулла Гүләннең үлгәне турында билгеле булды. Төркиядә генә түгел, күп кенә илләрдә, шул исәптән Татарстан белән Башкортстанда да тарафдарлары күп булган бу шәхескә караш төрле. Уңай эшчәнлеге буларак аның мөселманнарны "милләтара һәм динара диалог"ка чакыруы, мөселманнарга фәннәрне тирәнтен өйрәнү һәм белем алуга өндәве, тарафдарларын дөнья буйлап сыйфатлы белем биргән мәктәпләр челтәре ачуга илһамландыруы кебек гамәлләре өчен мактыйлар.

БУ ТЕМАГА: Кем ул Фәтхулла Гүлән?

Шул ук вакытта, Төркиядә аның йогынтысы шактый көчле була торып, аның тарафдарларын террористик FETO оешмасы дип тә йөртәләр. 2016 елның 16 июленә каршы төндә Төркиядә булган хәрби түнтәрелеш омтылышында Рәҗәп Эрдоган Гүләнне һәм аның тарафдарларын гаепләде. Гүлән үзен бу эштә үзенең катнашын кире какты — ә менә түнтәрелеш омтылышының кулына күбрәк хакимият алу өчен Эрдоган тарафыннан махсус оештырылу мөмкинлеген кире какмады. Түнтәрелеш омтылышыннан соң ил буйлап Гүлән тарафдарларын тоткарлаулар булды, меңнәрчә кеше эшеннән алынды.

Бүгенге көндә Төркиядә хәрәкәт эше тыелса да, илдә аның шактый тарафдарлары әле дә яши дип санала. Гүлән идеяләрен дәвам итүчеләр башка илләрдә дә актив эш итә.

"Татарстан белән Башкортстанда белемле, тәрбияле, зыялы буын әзерләнде"

Сәясәт белгече Руслан Айсин сүзләренчә, Фәтхулла Гүлән һәм аңа бәйле "Хезмәт" хәрәкәте татар-башкортларга да зур йогынты ясаган. Бу эштә төрле илләрдә ачылган һәм Гүлән хәрәкәтенә якын дип саналган төрек лицейлары зур роль уйнаган, ди ул.

Бу лицейлар Татарстанда һәм Башкортстанда ачылып, тулы бер буын яшьләрне тәрбияләгән. Бу мәктәпләрдә белемле, тәрбияле, дингә тартымы булган зыялы буын әзерләнде.

— Бу лицейлар Татарстанда, Башкортстанда ачылып, тулы бер буын яшьләрне тәрбияләде. Әйтергә кирәк, бу мәктәпләр белемле, тәрбияле, дингә тартымы булган зыялы буын әзерләде. Күбесенчә, бу — телләр белгән, дөньяга ачык карашлы булган яшьләр. Бу яктан лицейларның һәм Гүлән хәрәкәтенең татар-башкортка йогынтысы зур дип әйтеп була.

Шул ук вакытта мондый мәктәпләр Русия буйлап, башлыча, төрки төбәкләрдә, Советлар берлегенең элекке төрки республикаларында да күпләп ачылды, уңышлы эшләде. Лицейлар системында белем бирүгә, мәгарифкә генә түгел, тәрбиягә дә, дөньяга ачык караш кебек кыйммәтләргә дә зур урын бирелә иде. Бу яктан уңай йогынтысы зур, — ди ул.

Гомумән алганда, Айсин бу системның татар-башкортка күбесенчә яхшы яктан тәэсир итүен әйтә. Шул ук вакытта аның Гүләнгә бәйле булуның тискәре яклары да бар, ди ул.

— Лицейлар системының Гүләнгә бәйле булуын сәяси яктан бераз зыян да китерде дип әйтеп була. Бу мәктәпләр яшьләрнең бер өлешен Төркия мәгълүмати кырына тартты, Төркиягә күченеп китүчеләр дә булды. Төркиядә Эрдоган җитәкчелегендәге хакимият белән Гүлән тарафдарлары арасында каршылык башлангач, кайбер татар-башкортлар да теләр-теләмәс бу каршылык аркасында зыян күрде. Кемдер Төркиядән китәргә мәҗбүр булды, кемдер хәзер шул сәбәпле Төркиягә бара алмый. Төрекләрнең эчке низагына керү татарга да, башкортка да кирәкми иде, бу күбрәк тискәре роль уйнады, — дип аңлата ул.

Динне инкярь иткән совет елларыннан соң Гүлән тарафдарлары зур төркем яшьләрне ислам диненә дә китерә алды, ди сәясәт белгече.

Төрекләрнең эчке низагына керү татарга кирәкми иде, бу күбрәк тискәре роль уйнады

— 1990нчы еллар, гомумән, яңарыш чоры, ачык еллар булды, Татарстанга күп кенә мөселман илләреннән дәгъват кылучылар, дини мәгърифәтчеләр килде. Төркиядән, Согуд Гарәбстаныннан, башка илләрдән күп хәрәкәтләр, җәмгыятьләр килде. Әмма әйтергә кирәк, Гүлән тарафдарлары иң активларның һәм иң системлы эшләүчеләрнең берсе булдылар, шуңа яшьләрне исламга боруда зур импульс биргән хәрәкәт булды. Халыкта да "ул төрек лицеен тәмамлаган" дип әйтү югары бәяләмәгә тиң, үзегезнең дә ишеткәнегез бардыр, — дип сөйләде Азатлык Радиосына Айсин.

Сәясәт белгече шулай ук 1990нчы елларда Татарстанда татар телендә һәм Башкортстанда башкорт телендә "Zaman" газетының чыгуын да искә алды.

"Zaman" ("Заман") — Төркиядә 1986 елдан 2016 елга кадәр басылган төрек газеты, 2012-2013 елларда 1 миллионнан артык тираж белән Төркиянең иң популяр газетларының берсе. Газет эшли башлау вакытыннан бирле аны нәшер итүдә Гүлән тарафдарлары катнаша дип санала. Газет 35 илдә һәм 10 телдә таралган. 1990нчы елларда "Заман" татар һәм башкорт телләрендә дә чыккан.

Газет 2016 елда Төркия хакимияте карары белән ябылды.

— Бу хәрәкәтнең эш процессы системлы, көчле иде. Ул мәктәпләр белән генә чикләнмәде — мәчетләр, төрле ширкәтләр белән дә эш итте. Төркиядән килгән төзелеш ширкәтләрендә дә күп кешеләре булды. Татарлар төрекләргә бик якын булып, Русиядә көчле халык булуы сәбәпле, аларда Татарстанга, Башкортстанга, татарларга һәм башкортларга аерым зур игътибар булган, алар төрле юллар белән эшләгәннәр, — дип аңлатты Руслан Айсин.

Татар-төрек һәм башкорт-төрек лицейлары тарихы

Татарстанда татар-төрек лицейлары 1992 елда Татарстан белән Төркия арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек кысаларында ачыла башлады. Барлыгы республикада 7 мондый уку йорты, шул исәптән Казанда — 3 (егетләр өчен — 2, кызлар өчен — 1) мәктәп ачылды.

Башкортстанда да 1992 елда Башкортстан халык мәгарифе министрлыгының Төркия белән хезмәттәшлеге кысаларында башкорт-төрек лицейлары ачылды. 1993 елда 1нче Башкорт республика гимназиясенең башкорт-төрек бүлеге аерым Республика башкорт-төрек лицеена үзгәртелде. 1994 елда башкорт-төрек лицейлары Стәрлетамак белән Нефтекамада, 1996 елда – Сибайда эшли башлады.

Лицейларның төп аермалы яклары дип бер җенесле тәрбия (мәктәптә йә егетләр, йә кызлар гына укый) һәм интернат системы (укучылар атна дәвамында тулай-торакта яши, ял көннәрендә өйләренә кайта) булуы әйтелә. Моннан тыш бу мәктәпләр 4 тел укытуы (татар һәм урыс телләреннән тыш инглизчә һәм төрекчә), кайбер сыйныфларда билингваль укыту (математика, биология, физика, химия кебек фәннәрне урысча һәм инглизчә укыту), яхшы дәрәҗәдә белем бирү, чагыштырмача яшь укытучылар булуы белән танылу ала.

2001-2002 елларда Русия куәт оешмалары тырышлыгы белән Башкортстаннан 20ләп төрек ватандашы читкә җибәрелде, алар арасында Нефтекама башкорт-төрек лицее мөдире дә бар иде. 2003 елда барлык лицейлар статусы үзгәртелде, алар төрек лицейлары булудан туктады.

Татарстандагы лицейларга федераль оешмалар тарафыннан гел күзәтү булса да, аларга каршы җитди гамәлләр 2007 елда оештырыла. Мәктәпләргә Русиянең мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре килеп тикшерү уздыра. Моңа кадәр охшаш систем белән эшләгән карачай-чиркәс-төрек, тыва-төрек, бурят-төрек, хакас-төрек лицейлары ябылган була.

Аерым алганда, мәктәпләрдә Төркия ватандашлары укытканы, кайбер фәннәрне инглиз телендә укытылуы, бу фәннәрне укытуда Oxford дәреслекләре кулланылуы кебек җитешсезлекләр аталды. Лицейларда Русиядә тыелган "Нурчылар" китапларын да эзләгәннәр.

Ул вакытта татар-төрек лицейларын яклауда татар җәмәгатьчелеге катнашты. Мәктәп укучыларының ата-аналары да актив каршылык күрсәтте, мәктәпләрне саклау өчен чаралар үткәрде. Шуңа карамастан, 2008 елның май-июнь айларында барлык диярлек төрек укытучылары Татарстаннан Төркиягә җибәрелде, шуннан соң мәктәптә бары тик Русия ватандашлыгы булган мөгаллимнәргә укыту гына рөхсәт ителде.

Бүген мәктәпләр лицей-интернатлар дип эшен дәвам итә: аларда инглиз теле элеккечә көчле укытылса да, төрек теле укытылмый диярлек, төрек укытучылары да юк.

Гүлән һәм "Хезмәт" хәрәкәте

1999 елда АКШка үз теләге белән мөһаҗирлеккә киткән Фәтхулла Гүлән мөселман дөньясында абруйлы шәхес санала иде. Аңа якын дип саналган һәм аның идеясенә нигезләнгән "Хезмәт" хәрәкәте 100дән артык илдә мәктәпләр, мәдәният үзәкләре, югары уку йортларын ачкан, иганә белән шөгыльләнә.

Миллионлаган тарафдары булган "Хезмәт" хәрәкәте, гадәттә, исламның йомшак формасына дәгъват кыла дип санала. Шул ук вакытта Үзәк Азия, Балкан илләре, Африка, кайбер Көнбатыш илләрдә аның мәгарифкә, бизнеска һәм медиага йогынтысын исәпкә алып, кайбер илләр бу хәрәкәтне куркыныч дип саный.

Брюссельдән Якын Көнчыгыш белгече Питер Клеппе Гүләннең үзеннән соң каршылыклы мирас калдыруын әйтә.

— Мәгариф оешмаларын күпләп ачуы – аның мирасының уңай өлеше. Әмма Гүлән хәрәкәтенең Төркиядәге түнтәрелешкә бәйле булуы исбатланса, бу аңа карата бөтенләй башка мөнәсәбәткә китерәчәк, — ди ул.

Гүлән хәрәкәте еллар буе Төркиянең "йомшак көче"нең өлеше иде һәм чит илләрдә Әнкара тәэсирен таратуга юнәлгән иде, ди Петербурның Якын Көнчыгыш тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Гомәр Исаев. Әмма Төркиядәге репрессияләр ил эчендә аның хәрәкәтен һәм йогынтысын юк итте, дип саный белгеч.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!