Ул хакта Русиянең "Новости" агентлыгы хәбәр итә, агентлык Петровскийның адвокаты һәм Yle белән Helsingin Sanomat басмаларына сылтана.
Моңарчы Финляндиядә Украинадагы сугыш вакытында хәрби җинаятьләр кылуда гаепләнгән кешеләрнең эшләре каралмаган иде. Бу — беренче шундый очрак.
Воислав Торден (Ян Петровский) "ДНР" белән "ЛНР" ягында сугышкан "Русич" төркеменең командиры булган. Торден үзе аңа карата белдерелгән гаепләүләрне кире кага.
"Русич" диверсион-штурм төркемендә Русия неонацистлары сугыша. Әлеге төркемнең шигаре — "Руська дан" ("Слава Руси"), ә төркемнең логотибында "коловрат" свастикасы төшерелгән. "Русич" төркеменә Петербурда яшәгән неонацист Алексей Мильчаков нигез салган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!