Бакчасарайдагы Хан сараенда җәнҗаллы реставрация эшләре

Хан сараеның төп кереше туристлар өчен әле дә ябык

2022 елның кышында реставрация эшләре тәмамлану белән үк сарайдагы бер бинаның дивары авышканлыгы ачыкланды. Ул диварның, шулай ук Черек су инеше ярындагы диварның алга таба авышуын терәкдләр белән туктатканнар. Архитектура һәйкәленең шулай терәтелгән хәлдә тагын күпме торачагы билгесез.

Хан сараена хәзер көньяктан, Ватандашлар сугышы һәм Икенче дөнья сугышы корбаннары зиратлары аша кереп була.

Анда керә торган юлда реставраторлар сарайның борынгы диварларына ак семент сылый
 

Көньяк капка янында экскурсия кассасы эшли.

Бу юлкүрсәткечтәге барлык корылмалар да реставрациягә ябылган, һәм анда кереп булмый

Экскурсия алып баруыларның берсе әйтүченчә, туристлар сарай комплексының 40лап процентын гына карый ала

Ханнар зираты капкасы да реставрацияләнә. Зиратта 9 Кырым ханы, ханар гаиләләренең 45 әгъзасы (ирләр һәм хатын-кызлар) һәм сарайга бәйле төрле югары дәрәҗәдәге шәхесләр җирләнгән

Кырымдагы аннексион хакимият сүзләренчә, барлык реставрация эшләре 2023 ел ахырына тәмамланырга тиеш

Сарайдагы җәйге бүлмә. Тарихчылар әйтүенчә, башта монда XVII гасыр ахырында, XVIII гасыр башында төзелгән башка бер җәйге бүлмә булган. Ул өч яктан ачык булган. 1736 елгы янгыннан соң аны ике катлы итеп төзегәннәр, уртага фонтан урнаштырганнар

Сарайдагы ханнар шәҗәрәсе

Ханнар мәчете түшәме. XVI гасырда төзелгән бу кечкенә мәчеткә ханнар гаиләләре һәм аларның якыннары йөри торган булган. Заманында Хан сараендагы бөтен биналарның түбәсе яшел таш плитәләр белән ябылган булган. Хәзер андый түбә шушы мәчеттә генә сакланып калган.

Хан сараенда Күз яшьләре фонтаны янында урыс хакимияте урнаштырган Александр Пушкин сыны. Шагыйрь "Бакчасарай фонтаны" исемле поэмасында әлеге фонтан турында язган. Фонтанны Кырым ханы Кырым Гәрәй ясаткан диләр. Бу фонтан ханның сөеклесе, 1764 елда вафат булган Диләрә-бикеч төрбәсе янында урнаштырылган булган.

Хан сараена килүче туристлар күп түгел. Экскурсия ярты сәгать чамасы дәвам итә

Хан сарае ишегалдындагы буада төнбоеклар