Горький тимер юлында техник сәбәпләр белән 14 юлчы поезды тоткарланып тора. Бу хакта Горький тимер юлы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Коммерсантъ" яза.
Мәскәү, Казан, Чабаксар, Йошкар-Ола, Новосибирски, Яңа Уренгой, Ижау, Нижневартовски һәм Сургутка баручы поездлар тоткарлана диелә. Аларның тоткарлану вакыты 55 минуттан алып 2 сәгать тә 20 минутка кадәр, диелә.
"Бизнес Online" искәртүенчә, 147нче Казан — Мәскәү поезды ике сәгатькә соңга кала, 2нче Мәскәү — Казан поезды бер сәгать 16 минутка, 148нче Мәскәү — Казан поезды — бер сәгатькә, 378нче Казан — Яңа Уренгой поезды бер сәгать 15 минутка соңга калып киләчәк.
Идел буе транспорт прокуратурасы бу вазгыятьтә юлчыларның хокуклары саклануны контрольдә тота, дип искәртелә. Оешма белешмәләренә күрә, юлчы поездларының тоткарлануына тимер юлның Сергач-Вековка өлешендә йөк поездлары хәрәкәте авырлашуы сәбәпче булган.
- Кичә Башкортстанда Иглино-Дим тимер юлында һәлакәт булган иде. Күмер төялгән 22 вагон тимер юлдан чыкты. Беренчел фаразга күрә, моңа тимер юл өслегендәге дефект сәбәпче булган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!