Хәбиров Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерүгә керештек диде

Төзелеп бетмәгән "Әр-Рәхим" мәчете, архив фотосы

"Изге Ураза бәйрәмендә без "Әр-Рәхим мәчетендәге эшләргә керештек. Мәчетнең торышын тикшерүгә күп вакыт китте. Аерым проблемнар бар, әмма иң мөһиме - корылмалары һәм гөмбәзләре сакланып калган. Шуңа монда эшне башларга мөмкин", дип язды ул.

Уфада "Әр-Рәхим" мәчетен төзет бетерүгә керешкәннәр, бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

"Изге Ураза бәйрәмендә без "Әр-Рәхим мәчетендәге эшләргә керештек. Мәчетнең торышын тикшерүгә күп вакыт китте. Аерым проблемнар бар, әмма иң мөһиме - корылмалары һәм гөмбәзләре сакланып калган. Шуңа монда эшне башларга мөмкин", дип язды ул.

Башкортстан башлыгы проект һәм смета документлары да әзерләнде, экспертиза үтте, хәзер бу объектны төзергә рөхсәт бирүче юридик документ бар, дип искәртә.

Хәбиров әйтүенчә, якында беренче төзелеш материаллары килеп, мәчетнең тышкы ягындагы эшләргә тотыначаклар. "Финанслаучы чыганакларны билгеләдек - быел төзелешкә кимендә 700 млн сум кертәчәкбез. Төзеп бетерү вакытлары турында әлегә әйтергә иртә. Тик мин мәчетне төзеп бетерәм дип сүз биргән идем, димәк төзеп бетерәчәкбез", дип яза ул.

Шул ук вакытта соңгы елларда Башкортстан башлыгы берничә тапкыр мәчетне төзергә акча юк дип искәрткән иде. Мәсәлән берсендә ул "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип тә белдерде. "Бу мәсьәлә белән миңа 2024 елда килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2023 елда да килмәгез. Бу мәсьәлә белән миңа 2025 елның беренче яртысында да килмәгез. Акча юк", дигән иде ул.

Уфада "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерүгә ике ел эчендә 1,7 млрд сум бирү ниятләнә.

Уфада "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерү эшләре 2024 елның язында башланачак, дип ышандырганнар иде. Әмма Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин аны төзеп бетерүгә 3 млрд сум кирәк, дип әйтте. Уфаның Салават Юлаев проспектындагы бу мәчет "адекват финанслау" булганда 2027-2028 елларга ачылырга мөмкин, дип тә белдерде.

"Вакытларын берничек тә фаразлап булмый. Тыйнак исәпләүләр белән генә дә хәзерге вакытта төзелешне төгәлләүгә өч миллиард сум кирәк. Өч миллиард сумны табу һәм аны иркенләп мәчеткә тоту авыррак. Хәтта бу өч миллиардны тапсак та, төзелешкә кертсәк тә, мәчетнең кайчан төзелеп бетәчәген фаразлый алмыйбыз. Адекват финанслау булса, кимендә дүрт ел үтәр, 2027-2028 еллар булыр", дигән иде Биргалин.

  • "Әр-Рәхим" мәчете - Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе, аны инде 16 ел буе төзеп бетерә алмыйлар. 2023 елның 13 мартында Уфада көчле җил аркасында аның бер гөмбәзе килеп төшкән иде.
  • Былтыр 18 августта "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетенең көчле җилдә җимерелеп төшкән манарасын куйганнар иде. Җимерелгән гөмбәзне төзәтү өчен Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте Волгодански шәһәреннән бер ширкәт белән килешү төзегән дип хәбәр ителде.
  • "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчетен 2007 елда төзи башладылар. Төзелеп беткән вакытында ул Русиянең иң зур мәчете булырга тиеш иде. Башта аны 2015 елда ачарга ниятләделәр. Ләкин Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарате белән "Урал" вакыфы арасында низаг килеп чыкканнан соң, мәчет төзелеше туктатылды. Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады.
  • Башкортстанның элекке яшьләр эшләре дәүләт комитеты җитәкчесе Рамил Хисаметдинов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерергә булышуын сораган иде. Ул дини эшләрдә "ярдәм сорау оят түгел" диде һәм татарлар белән башкортларның "гасырлар дәвамында дин ягыннан кардәшләр булуын" искәртте.
  • Уфада төзелеп бетмәгән мәчет мәсьәләсе турында Башкортстан хакимиятләренә даими хәтерләтеп торалар. Әйтик, 2022 елдаУфа мэры Ратмир Мәүлиевтан мәчетнең кайчан төзелеп бетәчәге турында сораштылар. "Мин дә сезнең белән бу мәсьәләдә борчылам. Икенче мәсьәлә: мин нишли алам, сез нишли аласыз? Бу проектны башлаган кеше аны төзеп бетерүгә үз көчен куярга тиеш. Инвесторлар эзләргә кирәк, без ярдәм итәргә әзер. Иң мөһиме - башка мондый төзелеп бетмәгән объектлар булмаска тиеш", дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!