Һиндстанның 90нан артык ватандашын ялган белән Украинадагы сугышка җибәргәннәр, сигезе үлгән

Һиндстан гаскәре солдатлары

Һиндстан ватандашларын эш бирәбез дип Русиягә чакыралар, ә аннары тәрҗемәче бирмичә генә саклану министрлыгы белән контракт имзаларга мәҗбүр итәләр, диелә.

Һиндстанның 90нан артык ватандашын алдалап, Русия ягында сугышсыннар өчен Украинадагы сугышка җибәргәннәр. Аларның кимендә сигезе һәлак булган. Бу хакта "Дождь" телеканалына Һиндстан парламенты депутаты Викрамджит Сингх Сахнейб сөйләгән. Депутат әйтүенчә, һәлак булучыларның җәсәдләрен әлегә ватаннарына кайтара алмыйлар.

Украинадагы сугышка барып эләккән Һиндстан ватандашларының күбесен эш бирәбез дип Русиягә чакыралар, ә аннары тәрҗемәче бирмичә генә саклану министрлыгы белән контракт имзаларга мәҗбүр итәләр, дип сөйләгән Сингх. Күп очракта кешеләр бары тик урынга килеп җиткәч кенә фронтка эләгүен аңлый, дигән ул.

"Дождь" телеканалы Украинада үлгән һиндларның берсе - Рави Мунуның әти-знисе белән элемтәгә чыккан. Алар әйтүенчә, егетне Русиядәге транспорт ширкәтләренең берсенә эшкә урнаштырырга вәгъдә иткәннәр. Тик Русиягә килгәннән соң Муну гаиләсе белән элемтәгә фронттан чыккан.

  • Июльдә Мәскәүгә Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди килгән иде. Ул Владимир Путин белән очрашуы вакытында Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән һиндларны демобилизацияләү, яңаларын сугышка җибәрмәү мәсьәләләрен кузгатты. Путин бу ике мәсьәләне дә хәл итүдә булышырга вәгъдә итте.
  • Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады. Сугышны алып бару өчен Русия хакимияте кешеләрне күпләп җәлеп итәргә тырыша, моның өчен 2022 елның көзендә мобилизация игълан ителгән. Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә зур акчалар вәгъдә ителә. Чит ил ватандашларын, мигрантларны да сугышка җәлеп итү актив алып барыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!