Республикан фиркасеннән АКШ президентына намзәт Дональд Трамп "икеләнүче" тагын бер штатта – Джорджияда җиңә. Бу фаразларны тавышларның 98 проценты эшкәртелгәннән соң CNN, NBC News телеканаллары һәм Associated Press ясады.
Аңарчы Трамп Төньяк Каролинада җиңгән иде һәм хәзерге вакытта калган биш "чайкала" торган штатларда - Аризонада, Мичиганда, Невадада, Пенсильваниядә һәм Висконсинда алдынгылыкта бара.
Джорджия сайлаучылар коллегиясенә 16 тавыш җибәрә. Шул рәвешле хәзерге вакытта Трампның сайлаучы вәкилләрдән 246 тавышы, Демократия фиркасеннән намзәт Камала Һаррисның - 214 тавышы бар.
АКШ вице-президенты Камала Һаррис бүген тарафдарлары каршында чыгыш ясамаячак, ул соңрак чыгыш ясар дип көтелә. Бу хакта Трампның Төньк Каролинада һәм Джорджиядә җиңүе турындагы хәбәрләрдән соң, Демократик фиркадән намзәтнең сайлау кампаниясе рәистәше Седрик Ричмонд белдерде. Тавышларны санау дәвам итә, Камала Һаррис һәр тавыш исәпкә алыныр дип көтә, диде ул.
Күзәтүчеләр искәртүенчә, 2016 елда президент сайлауларында Дональд Трампка оттырган Һиллари Клинтон да нәкъ шулай эшләгән булган.
Трамп бүген Палм-Бич җәмәгать үзәгендә чыгыш ясамакчы була, аның тарафдарлары шунда җыела башлады.
New York Times газеты сайлау нәтиҗәләрен фаразлау өчен компьютер моделе кулланган, аннан күренгәнчә, президент сайлавында Дональд Трамп җиңәргә мөмкин.
Газетның исәпләүләреннән күренгәнчә, әлегә Трампның сайлаучы вәкилләрдән 301 тавыш җыю мөмкинлеге бар, ә Һаррисның - 237. Җиңү өчен сайлаучы вәкилләрнең 270 тавышын җыярга кирәк.
АКШта Аляска штатында соңгы сайлау бүлгеләре ябылды. Бу штатта җиңү - сайлаучы вәкилләрнең өч тавышын китерәчәк. Аляска - республиканнарны хуплаучы штат булып санала. Демократлар анда нибары бер мәртәбә - 1964 елда гына җиңде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!